Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Трамп язучыны көчләүдә гаепләнә...

Хөкем карарын тугыз присяжный чыгарган. Алар Трамп Кэрроллны 1996 елның язында эзәрлекләгән, әмма көчләмәгән, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Гәрчә хатын сәясәтчегә бу гаепне яккан булса да. АКШның элекке президенты Трамп бу хәлне «тулысынча хурлык» һәм «бөтен заманның иң зур “убырлыларын” аулауның дәвамы» дип атаган. Элегрәк Дональд Трамп АКШ тарихында җинаять эшендә гаепләнгән беренче Президент булды. Исегезгә төшерәбез, 4 апрельдә “CNN” Трампның кулга алынуы турында хәбәр итте. Сәясәтче 2016 елгы сайлаулар алдыннан сөяркәсе Сторми Дэниелсның дәшмәве өчен яшерен түләүләр ясауда гаепләнә. Фото: “profile.ru”