8 майда көндез йогышлы авырулар бүлегенә бер үк билгеләр белән авыручылар күпләп килгәч, хокук саклау органнары бу эш белән кызыксына башлый. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да шаурманы яңа ачылган киосктан алган булуы ачыклана, анда ул көнне реклама кампаниясе узган. “Роспотребнадзор” тарафыннан эпидемиологик тикшерү башлана, барлык лаборатор тикшеренүләр үткәрелә һәм Мәләвез шәһәрендә яшәүчеләрнең медицина ярдәме сорап киңкүләм мөрәҗәгать итү очраклары буенча учреждениенең персоналы тикшерелә. Киоск ябылган. Инфекция таралу куркынычы юк. “Роспотребнадзор” хезмәткәрләре тарафыннан гомум туклану предприятиесендә күпсанлы хокук бозулар ачыкланган, эшкә медицина тикшерүе узмаган персонал җәлеп ителгән.Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, учреждение хезмәткәрендә һәм ризык әзерләү өчен кулланылган азык-төлек продуктларында кискен эчәк инфекциясе китереп чыгаручы норовирус ачыкланган. 9 майда Мәләвез шәһәрендә яшәүчеләр арасында кискен эчәк инфекциясенең яңа очраклары теркәлмәгән. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәннәрнең барысы да медицина күзәтүе астында канәгатьләнерлек хәлдә. Эпидемиологик тикшерү дәвам итә.