Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Эчке дөньяңны, күңелеңне бизәргә тырыш..."

Шундый бер мәкаль дә бар: "Өс-киемеңә карап каршы алсалар, акылга карап озаталар". Ягъни без хәтта кеше турында ниндидер уй-фикерләр йөрткәндә дә беренче булып тышкы кыяфәтенә карыйбыз. Һәм дә бу хәл табигый дип әйтсәк тә була, гадәттә, кешенең эчке халәте тышкы кыяфәтендә дә күренә башлый.Гомумән алганда, мөселман кешесе тышкы халәтен, әлбәттә, карап йөрергә тиеш. Ләкин шул ук вакытта эчке халәтен дә карап, аны да бизәргә онытмаска тиеш.Сабырлык, кешеләргә рәхмәтле була белү, әдәпле итеп матур сүзләр белән сөйләшү, ярдәмчелек - бу сыйфатлар шулай ук мөэмин-мөселманның күрсәткече. Кызганыч, бу сыйфатлар соңгы арада сирәгрәк күренә башлады. Бу сыйфатларны үзебездә булдырып, балаларыбызга да өйрәтсәк, һичшиксез, дөньяны хәерле якка үзгәртер өчен бер кечкенә генә адым ясап куярбыз. Ә инде изге ният белән бер хәерле эш эшләп куйсак, Раббыбыз, һичшиксез, тиешле әҗерләрен насыйп итәр.Хикмәт иясе, гариф, бөек дин галиме Җәләлетдин Руми шундый сүзләр әйткән: "Башкалар тышкы кыяфәтен матурлыйм дип тырышып йөргәндә, син эчке дөньяңны кайгыртып, күңелеңне бизә".Аллаһ Раббыбыз күңелләребезне гүзәл әхлак белән бизәргә насыйп истен!" - дип яза "Татар хәзрәтләре".Фото: pixabay.com