Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Ут төртүчеләр арасында балалар да бар

Бу татар авылында куркыныч янгын өермәсе чыгуы турында язган идек. Кайсыбер мәгълүматларга ярашлы, авылда шактый йортлар, төрле биналар, шул исәптән ашлык тутырылган амбарлар да янып беткән. Ә менә 2003 елда төзелгән мәчеткә зыян килмәгән. Авылда бер меңләп кеше яши.Гомумән, Курган өлкәсендәге коточкыч табигый янгыннар аркасында һәлак булучылар саны 21 кешегә кадәр җитте һәм бу сан артырга мөмкин, дип хәбәр итә ТАСС, төбәкнең медицина хезмәтләренә сылтанып.Моннан тыш 13 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.Курган өлкәсенең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шулай ук янгын чыгаручыларга карата ут белән саксыз кылану нәтиҗәсендә урманнарны һәм кеше милеген юкка чыгару маддәләре буенча җиде җинаять эше кузгатылуын өсти. 2023 елдан башлап ландшафт янгыннарында 46 гаепле кеше ачыкланган, ут төртүчеләр арасында балалар да бар. Аларга барлыгы 235 мең сумлык штрафлар билгеләнгән.Өлкә хөкүмәте янгыннарда һәлак булганнарның гаиләләре берешәр миллион сум акча алачак, дип хәбәр итте. Түләүләр шушы көннәрдә башланачак.Янгында каза күрүчеләргә гуманитар ярдәм Уфаның "Ихлас" мәчетендә дә оештырыла.