Аның бертуган апасының кызы Диана Сәфәрова авариягә эләгеп һәлак булган. Бу хакта Әнвәр Нургалиев социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Диана 3 баласын ялгызы гына үстергән булган. Аның 1нче сыйныфта укучы Аиша исемле кызы һәм 5әр яшьлек Сәлмән һәм Сәид исемле игезәк уллары ятим калган.Диана май бәйрәмнәрен, гадәттәгечә, Әнвәр Нургалиев һәм әнисенең туган авылында бергә үткәргән.Туганнар, бергәләшеп, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән.Якыннары белән вакытын уздырганнан соң, Диана соң гына юлга чыккан. Анның дусты, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова хәбәр итүенчә, ул төнлә авариягә эләккән, аның юлын бер машина кискән. ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, Чишмә бистәсендә «Хонда Цивик»та булган хатын коймага бәрелә һәм алган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә вакыйга урынында вафат була. Хәзерге вакытта «Тойота Камри» автомобиленең юл һәлакәтенә катнашлыгы турында мәгълүмат тикшерелә, аның шоферы полиция бүлегенә китерелгән.Әнвәр Нургалиев туганын Чишмәдә соңгы юлга озатачакларын хәбәр итә. «Туганым. Китмә, дидем би-и-ит… Диананың үлемендә гаепле кеше тәмугта янсын…» – дип яза ул.Әнвәр Нургалиевның, Диананың әти-әнисе, балалары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Фото: социаль челтәрләрдән.