Бөек Ватан сугышы елларында фронтка Дүртөйле районыннан 11 меңнән артык кеше китә. Аларның 6 меңнән артыгына туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмый. Кара кайгы сөреме кагылмаган гаилә калмый диярлек.Бәйрәм тантанасына җыелган Дүртөйле халкын тәбрик итеп, район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов мөрәҗәгать итте.- Ул дәһшәтле елларда картәти, әтиләребез, картәни һәм әниләребез көн саен батырлык кылган: дошман белән җанын-тәнен аямый көрәшкән, партизаннар булган, тылда көнне төнгә ялгап хезмәт салган. Һәркем Бөек Җиңүне якынайтыр өчен барлык көчен биргән. Без аларның каһарманлыгын онытырга тиеш түгелбез. Яшь буын белеп үссен: Ватанны саклау - һәркайсыбызның изге бурычы! - диде ул.Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан оештырылган тантана район Мәдәният сарае алдындагы мәйданда узды. Биредә хәрби хезмәт ветераннары белән беррәттән кадетлар, яшь армиячеләр һәм мәктәп укучылары зур парадта үтте. Үзешчән артистлар һәм иҗади төркемнәр, халык фольклор ансамбльләре сугыш тематикасына җырлар башкарды, тирән эчтәлекле музыкаль композиция күрсәтте.Бүген кичке сәгать 9да район Мәдәният сарае каршында зур концерт көтелә.Автор фотосы.