Чишмә башыКеше кем генә булып китмәсен, нинди генә дәрәҗәләргә ирешмәсен, кайда гына яшәмәсен, туган нигез, туган җир һәркем өчен изге һәм кадерле булып кала, һәрвакыт үзенә тарта. Иван Пстыго өчен кече Ватан – Архангель районының искиткеч гүзәл табигать кочагында урнашкан Сухополь авылы. Барлык гомере диярлек читтә үтсә дә, әти-әнисе, туганнары яшәгән гүзәл төбәк, якташлары белән элемтәне ул беркайчан да өзми, даими кайтып йөри. Һәм, әлбәттә, кайткан саен барысын да күреп, аралашып китәргә тырыша. Якташлары да бу очрашуга җитди әзерләнә. Авиация маршалы белән мәктәпләрдә узган очрашулар бер генә баланың күңелендә дә эзсез калмый. Шундый бөек шәхес белән бер төбәктән булулары өчен горурлык хисе кичерәләр.Әлбәттә, кем турында язарга җыенсаң да, эшне аның туган төбәгеннән башларга кирәк, чөнки чишмә башы – шунда. Бу уңайдан мин дә Инҗәр авыл биләмәсе, урындагы мәктәп хакимиятләре белән алдан сөйләшеп, шунда юл тоттым.Сухополь – хәзер инде бер урамнан торган 50 йортлы кечкенә авыл, биредә 100ләп кеше яши. Әйткәндәй, Валентиновка авылының бер урамы, дип исәпли аны урындагы халык, чөнки аннан 200-300 метр ераклыкта гына урнашкан. Очучының төп нигезе дә юк инде анда хәзер, чөнки соңыннан алар Архангель авылына күченә. Ә Валентиновка авылында бертуган сеңлесенең туганы гомер итә.Урындагы мәктәпнең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, Хәрби Дан музее мөдире Наталья Комзалова маршал белән якыннан таныш була, бүгенге көнгәчә аның еракта яшәүче туганнары белән дә элемтәдә тора. Әйткәндәй, музей мөдире бер генә китапта да, хәтта маршалның мемуарларында да язылмаган байтак фактларны белә, алар – Иван Ивановичның туганнары, аны белгән кешеләрнең хатирәләреннән тупланган. Шуңа якташының тормыш һәм хәрби юлы турында ул бик мавыктыргыч итеп сөйләде.2000 елда авылда Хәрби Дан музее ачыла, Наталья Леонидовна бу эшкә зур өлеш кертә һәм ачылган көннән алып аңа җитәкчелек итә. Берничә ел дәвамында музей урындагы авыл биләмәсе хакимияте бинасында урнашкан булган. Безнең өчен бу бик уңайсыз иде, ди мөдир. Быел мәктәпнең иң зур бүлмәсен биргәннәр һәм аны тулысынча җиһазландырганнар. Күренекле якташлары, авыл тарихы, үткәне һәм бүгенгесе – монда барысы да чагылыш таба. Музейның яртысы диярлек Иван Пстыгога багышланган. Биредә аның гаиләсе, туганнары, хәрби юлы, сугыштан соңгы эшчәнлеге турында бай мәгълүмат тупланган, күпсанлы китаплары, мемуарлары, гаиләсе, авылдашлары белән төшкән фотосурәтләре урын алган. Аларның берничәсенә әңгәмәдәшем аерым тукталып үтте. “Күрәсезме, һәрберсендә ул гади авыл халкы арасында, беренче карашка, алардан бернәрсәсе, хәтта киеме белән дә аерылмый кебек, бик гади, ачык йөзле кеше иде ул”, – ди Наталья Леонидовна, якташының урыс халык җырларын башкарырга яратуын да билгеләп.Гади авыл малаеннан – маршалгача!Булачак маршал 1918 елның 10 апрелендә Архангель районының Сухополь авылында күпбалалы белорус гаиләсендә дөньяга килә. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында гаилә Белоруссиядән бирегә килеп урнаша. Әтисе Иван Григорьевич һәм әнисе Евдокия Фоминична, шул чор авырлыкларын исәпкә алып, улларын күп нәрсәгә өйрәтә һәм үзаллы тормышка ныклап әзерли, кечкенәдән эшсөярлек, тырышлык, эшкә намуслы караш, чыдамлылык кебек сыйфатлар тәрбияли. Ә очу осталыгына өйрәнүдә алар бик мөһим була.Башлангыч белемне Иван Валентиновка мәктәбендә ала, аннары Архангель авылында урнашкан коммунист яшьләр мәктәбендә укый. Урта белемгә Уфа шәһәрендә ия була. 1936 елда Иван Пстыго ВЛКСМның Үзәк комитеты тарафыннан Энгель хәрби авиация очучылар училищесына укырга җибәрелә. Дүрт ел дәвамында ул У-2 (По-2), Р-5, Р-6 самолетларында, шулай ук ул вакытлардагы югары тизлекле СБ бомбардировщигында очарга өйрәнә. 1940 елда училищены уңышлы тәмамлап, лейтенант званиесе алып, Молдавиядә урнашкан 20нче авиадивизиянең 221нче бомбардировка авиация полкына озатыла.Иван Пстыго Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үтә. СУ-2 самолетлары звеносы командирыннан башлап, ИЛ-2 самолетлары штурм авиаполкы командиры бурычларын башкара. 164 хәрби очыш ясый, шәхсән үзе дошманның ике самолетын бәреп төшерә. Иван Пстыго – җиде тапкыр Хәрби Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән бердәнбер штурмчы летчик.Хәрби уңыш сереҮзенең тәүге очышын ул 1941 елның 22 июнендә башкара. Сугышның иң авыр көннәрендә СУ-2 самолетында 21 очыш ясап, Көньяк фронт составына кергән Одесса хәрби округы частьларының хәвефсезлеген һавадан тәэмин итә. Шундый очышларның берсендә СУ-2 бәреп төшерелә. Ләкин Иван, янган самолетта үзебезнең гаскәрләргә таба 100 километрга якын араны үтеп, җиргә уңышлы төшеп утыра. Аннан Полтавага кадәр 600 километр кала, шулай да ул үзебезнең гаскәрләр янына уңышлы кайтып җитә. Бу вакытта аны һәлак булган дип исәплиләр.1942 елның июленнән башлап Иван Пстыго Ил-2 штурмовигына, “очучы танк”ка утыра һәм 100гә якын хәрби очыш ясый.Сталинград сугышы вакытында 1942 елның 4 августында Иван Иванович төркеме белән үзенең аэродромына кайтып килгәндә күпсанлы дошман истребительләре белән очраша. Әлбәттә, көчләр тигез булмый, бу алышта аның самолеты шактый зыян күрә һәм очкыч җиргә каты утыру нәтиҗәсендә очучы аңын югалта. Авиация дивизиясенең һава армиясенә җибәрелгән хәрби донесенисендә: “5 очучы-штурмовик тигезсез сугышта батырлар үлеме белән үлде”, — дип языла. Иван Пстыгоны инде икенче тапкыр үзе исән чагында җирлиләр.1942 елның 22 августында эскадрилья командиры Иван Пстыго Дон аша кичүне юк итү буенча янә чираттагы җаваплы йөкләмәне ала. Бу юлы да бурыч тулысынча үтәлә – бер төгәл ату белән очучылар дошман гаскәр-ләренең кичүен өзәләр. Шушы һәм башка җаваплы бурычларны уңышлы үтәгәне өчен өлкән лейтенант Иван Пстыго икенче тапкыр Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә һәм “капитан” званиесе ала.1942 елның сентябреннән Иван Пстыго – 226нчы штурм авиация дивизиясенең һава-ату хезмәте начальнигы, соңыннан авиация корпусының һава-ату хезмәте буенча командир ярдәмчесе. Иван Пстыго бу берләшмәләр составында Сталинград, Көньяк-Көнбатыш, Брянск, 1нче һәм 2нче Балтыйк буе фронтларында катнаша.1943 елның декабреннән башлап, сугыш тәмамланганчы ул 3нче Белоруссия һәм 1нче Украина фронтларында 307нче штурм авиация дивизиясенең 893нче штурм авиаполкы белән җитәкчелек итә.3нче Белоруссия фронты гаскәрләре белән берлектә ул Белоруссиянең үзәк өлешен тулысынча очып, атлап, йөреп үтә. Моңа кадәр аңа ата-бабаларының туган җирендә бер тапкыр да булырга туры килми, чөнки ул территория күп вакыт паннар Польшасы хакимлеге астында була. 3нче Белоруссия фронтыннан 1нче Украина фронтына күчкәндә ул картадан Хвалово һәм Криница авылларын эзләп таба һәм алар өстеннән берничә тапкыр очып үтә. Бөек Ватан сугышындагы үзенең соңгы очышын ул 1945 елның 11 маенда башкара.Сугышны башыннан ахырына кадәр үткән, берничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашкан Иван Пстыго кебек кешегә хәрби уңыш турында сорауга җавап билгеле булгандыр. Әти-әнисенә улларының хәрби бурычтан әйләнеп кайтмавы турында ике тапкыр хәбәр килүен әйтү дә җитәдер. Бер вакыт якында гына снаряд шартлый, аның кыйпылчыкларыннан кабина челпәрәмә килә, очучының башындагы шлемы ватыла. Бөек Җиңүдән соң 20 ел узгач кына, госпитальдә яткан вакытта, хирурглар аның баш сөягенең арткы өлешеннән шул снарядның 6 вак кыйпылчыгын алалар. Моны исәпкә алмаганда, сугышны ул яраланусыз үтә. Бу уңышның ачык мисалы түгелме?Оста җитәкче1947 елда Иван Пстыго Липецк югары офицерлар очу-тактик курсларында укып, Сахалиндагы 96нчы Амур штурм авиация дивизиясе командиры урынбасары вазыйфасына тәгаенләнә. 1949 елда 29нчы Һава армиясенең 95нче катнаш авиация дивизиясе командиры итеп тәгаенләнә һәм Чукоткада хезмәт итә.1955 елның апрелендә Иван Пстыго легендар Сахалин утравына килә һәм Һавага каршы оборона буенча 29нчы һава армиясе командующие урынбасары вазыйфасын кабул итеп ала. Һава чикләре озынлыгы йөз генә түгел, ә меңәр километрлар белән исәпләнә. Безнең чикләр янында Америка авиаторлары еш кына куркыныч очышлар ясый. Һавага дистәләгән, йөзләгән истребительләрне күтәрергә туры килә. Бу безнең Һавага каршы оборона гаскәрләре өчен үзенчә тикшерү була һәм очучылардан хәрби ныклык, команда пунктлары исәпләренең төгәл эшләвен таләп итә.Чукотка, Камчатка һәм Сахалинда 8 ел хезмәт иткәннән соң, Иван Пстыго 1955 елда, инде генерал званиесендә, К. Е. Ворошилов исемендәге югары хәрби академиягә укырга керә. Ике елдан соң ул — Ленинград хәрби округының 76нчы Һава армиясе командующие, ә тагын бер елдан командующийның беренче урынбасары һәм Германиядәге Совет гаскәрләре төркеменең 24нче һава армиясе Хәрби Советы әгъзасы. Аның кул астында 64 мең кешедән торган төркем һәм 1700 самолет була.1959 елның апрелендә МиГ-21 истребительләрен сынау буенча дәүләт комиссиясе төзелә. Аның рәисе итеп генерал-майор Иван Пстыго билгеләнә. Авиация конструкторлары һәм очучы-сынаучыларның иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсендә Хәрби-һава көчләре белгечләре белән берлектә Миг-21 истребителе булдырыла һәм ул бар яклап та тикшерүләрне уңышлы үтә. Әйткәндәй, бу очкычның кечкенә моделен Иван Иванович бер кайтуында туган мәктәбенә бүләк иткән, әлеге вакытта ул музей түрендә урын алган.1969 ел ахырында бихисап фәнни эзләнүләр, экспериментлардан соң өчпочмаклы канатлы яңа МиГ-23 дәүләт сынауларына тәкъдим ителә. Бу юлы да комиссия рәисе итеп Хәрби-һава көчләренең баш командующие урынбасары, генерал-полковник Иван Пстыго тәгаенләнә.Бу ике самолетны да Иван Иванович уңышлы үзләштерә, аларга тормышка юллама бирә һәм үзе дә аларда очышлар ясый.1960-67 елларда якташыбыз Германиядәге Совет гаскәрләре төркеменең Хәрби-һава көчләре командующие була. 1967 елдан – Хәрби-һава көчләренең хәрби әзерлек буенча баш командующие урынбасары, 1970 елдан – Хәрби-һава көчләре баш командующие урынбасары.1975 елда аңа Авиация маршалы дигән иң югары хәрби звание бирелә.Хәвефсезлек формуласы1977 елдан Иван Ивановичның биографиясендә яңа чор башлана. Авиация маршалына СССР Кораллы Көчләренең Үзәк очышлар хәвефсезлеге инспекциясе төзергә дигән боерык бирелә, аны ул шул ук елда оештыра һәм җитәкчелек итә. Дәүләт дәрәҗәсендә шундый Үзәк булдыру карары бик вакытлы һәм дөрес була.Шунда ук авиация маршалы тарафыннан шәхси составның сыйфаты, очу хезмәте кануннары, очышларның даимилеге, аларга җитәкчелек һәм идарә итү, авиация техникасының ышанычын үз эченә алган “очышлар хәвефсезлеге формуласы” кертелә. Иван Пстыгоның барлык тормыш тәҗрибәсе нигезендә төзелгән бу “хәвефсезлек формуласы” әле булса эшли.Очышлар хәвефсезлеге формуласының әһәмияте шунда: авиавакыйгаларны булдырмаска, шул рәвешле очучыларның исән калуын тәэмин итү өчен нәтиҗәле юлларны табарга мөмкинлек бирә. Очу хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән мондый алым бәйсез комиссия тарафыннан үткәрелгән авиавакыйгаларны тикшерү нәтиҗәләре белән дә раслана.Очуларның хәвефсезлеген тәэмин итү системасының төп идеясен аңлатканнан соң, Иван Иванович шундый нәтиҗәгә килә: төпле белем, очышлар хәвефсезлеген тәэмин итү системасының закончалыгын үтәү һәм үстерү авиаһәлакәтләрне кисәтүгә ныклы йогынты ясый. Ә бу, чынлап та, дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим бурыч.Архангельнең “Алтын Йолдызы”!Һавадагы эшен тәмамлап, байтак еллар үткәннән соң, авиация маршалы, архив документлары белән эш итә һәм 1941-42 елларда безнең армиянең сугышка әзерләнү һәм җиңелүләрнең сәбәпләре турында аналитик эш алып бара, фәнни нигезләнгән нәтиҗәләр ясый. Ул төрле фронтларда була, байтак хәрби начальниклар белән таныш була һәм күренекле полководецларның мемуарларын да өйрәнә. Үзенең китапларында хәрби очучы берничә тапкыр игътибарны өметле һәм яхшы очучы ия булырга тиешле психологик сыйфатларга юнәлтә. Иван Пстыго карарлар кабул иткәндә таянган иң төп принцип – Ватан иминлеге хакына намуслы хезмәт һәм үзеңә тапшырылган эшкә намуслы караш.Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән шәхси батырлыгы һәм кыюлыгы, сугыштан соңгы елларда гаскәрләрнең хәрби әзерлеген үстерүгә катлаулы хәрби техниканы үзләштерүдә керткән өлеше өчен СССР Югары Советының 1978 елның 7 апрелендәге Боерыгы белән авиация маршалы Иван Иванович Пстыгога Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале тапшырыла, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул Ленин, Октябрь революциясе, Александр Невский, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.2008 елның 28 апрелендә Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин аңа III дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшыра.Иван Пстыгоның иңнәрендә — 59 ел хәрби хезмәт. Ул 52 төрдәге самолетны үзләштерә, очу стажы – 42 ел, һавада 7500 сәгать үткәргән.Иван Пстыго 2009 елның 23 февралендә мәрхүм була һәм Мәскәү шәһәренең Троекуров зиратында җирләнә.Исеме халык телендәЕллар үтсә дә, беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. Туып-үскән Архангель районында да күренекле якташлары – авиация маршалы, Советлар Союзы Герое Иван Пстыго белән горурланып яшиләр.Архангель районы Советы карары белән 2005 елда аңа “Районның шәрәфле шәхесе” дигән исем бирелә. Район үзәгенең бер урамы да маршал исемен йөртә. Ел саен Иван Пстыго Кубогына волейбол турниры үткәрелеп килә.Валентиновка авылында Иван Ивановичның биографиясен кечкенә балалар да яхшы белә. “Җәмәгать белеме буенча Бөтенрусия тикшеренү эшләрендә: “Үзегез охшарга теләгән геройның исемен атагыз”, — дигән сорау бар. Беләсезме, барлык балалар да: “Иван Пстыго” дип яза. Чөнки биредә аның биографиясе белән таныш булмаган кешене таба да алмыйсыз. Хәтта музейга килүчеләрнең күбесенә байтак мәгълүмат таныш булса да, сөйләгәндә өлкәннәр дә, балалар да йотлыгып тыңлый һәм якташлары белән горурлануы аларның йөзенә чыга. Менә шундый бик шәп кеше иде Иван Иванович Пстыго”, — ди музей мөдире, үзе дә шундый шәхес белән якыннан таныш булуына чиксез горурлык хисе кичереп.Үзенең бер китабында Иван Пстыго: “Ватаныма, үземнең халкыма хезмәт итү минем өчен һәрвакыт мөһим булды. Намусым чиста: үземнең бурычымны мин үтәдем”, — дип яза. Димәк, безгә дә шулай яшәргә кирәк.Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.Архангель районы.