18 апрельдән 14 июньгә кадәр Мәгариф һәм фән министрлыгы, Журналистлар берлеге белән берлектә 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган “Геройлар истәлегенә. Буыннар бәйләнеше” иҗади эшләрнең хәрби-патриотик конкурсын үткәрә.Конкурс 3 этапта: 18-30 апрельдә — мәктәп; 1-31 майда — муниципаль; 1-14 июньдә республика этабы үтә.Конкурста катнашу өчен гомуми белем бирү оешмаларының 5-11нче сыйныф укучылары чакырыла.Конкурска урыс яки башкорт телләрендәге иншалар, әдәби этюдлар, эсселар кабул ителә. Шулай ук Башкортстан Республикасында туып-үскән Бөек Ватан сугышы геройлары һәм катнашучылары, тыл хезмәтчәннәре турында хикәяләр дә тәкъдим ителергә мөмкин. Басмалар нигезендә музей һәм экскурсия материаллары һәм башка сугыш документлары, фронттан хатлар, якын туганнарның истәлекләре, “Үлемсез полк”та катнашу, гаилә реликвияләре, Җиңү көнен бәйрәм итү турында хикәяләр булырга мөмкин. Конкурс эшләре өстәмә рәвештә гаиләдәге буыннар бәйләнешен чагылдырган фото һәм рәсемнәр, хатлар, документлар белән презентацияләрне үз эченә ала.Узган елда хәрби-патриотик конкурста җиңүчеләрне бүләкләү “Патриот” хәрби-патриотик паркында үтте. Оештыручылар куйган максатлар үзләрен аклады. Бу — яшь буынга патриотик тәрбия бирү, Русиянең бөек тарихына ихтирам булдыру, гаилә тарихын өйрәнү аша традицияләрне, туганлык җепләрен ныгыту, Бөек Ватан сугышында үткән өлкән буынның батырлыклары турында тарихи истәлекне һәм буыннар арасында бәйләнешне саклау.Укучыларның туганнары, тыл хезмәтчәннәре, педагоглар, күршеләре, таныш хәрбиләр бәйге эшләре геройлары булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча “Сугыш турында нәрсәләр беләбез?”, “Сугыш буйлап кызлар атлады...”, “Сугыш көйдергән юллар”, “Безнең гаилә геройлары”, “Минем гаиләмне дә сугыш урап узмады” номинацияләрендә җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатлар билгеләнде. Конкурста катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.Дүртөйле 2нче лицееның 10А сыйныфы укучысы Тимур Ногмановның эше “Геройлар истәлегенә. Буыннар бәйләнеше” хәрби-патриотик иҗади эшләр конкурсында 2нче урынга лаек булды. Җитәкчесе — урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвера Зәйниева. Язмыш сыный, әмма бабам сынмый! Мөхәммәтнур Ногманов сугышның тәмуг газапларын кичә.Тарихны халык үзе булдыра, һәм без, нәсел дәвамчылары, язмыш ихтыяры белән канкойгыч вакыйгаларның иң уртасында кайнаган, авыр сынаулар үткән һәм үз Ватанына, үз йөрәгенә һәм бурычына тугры калган кешеләрне истә тотарга тиешбез...Минем бабам — Мөхәммәтнур Ногманов. Аның әти-әнисе 1922 елда кечкенә улларын ачлыктан коткару өчен Үзбәкстанга җибәргән. Мәктәпне тәмамлагач, бабам педагогия техникумына укырга керә, хәрби әзерлек курсларын үтә. 1939 елда Бохара өлкәсенең Свердловск хәрби комиссариаты тарафыннан хезмәткә чакырыла. 1939-41 елларда — 95нче укчылар дивизиясенең гаубица-артиллерия полкы курсанты, соңрак артиллериянең разведка бүлеге командиры була.154нче хәрби часть совет-фин сугышында, Бессарабияне азат итүдә катнаша. Шулай ук бабам 1941 елда Одесса һәм Севастопольне обороналауда катнаша. Севастополь янындагы сугыш-ларның берсендә ул җитди яралана: снаряд ярчыгы йөрәгеннән берничә сантиметр югарырак ашадан-аша үтә. Шуңа күрә аны урындагы госпитальгә дәваланырга җибәрәләр. Кызганычка каршы, минем бабам дәваланган госпитальне фашистлар басып ала. Командованиенең яралыларны ашыгыч эвакуацияләү турындагы боерыгы үтәлми кала, медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар әсирлеккә эләгә. Фашистлар барысын да алып чыгып, милләтенә һәм партиядә тору-тормавына карап бүлә башлый. Коммунистларны һәм хәрәкәтләнә алмаганнарны шунда ук атып үтерәләр. Калганнарын машиналарга төяп, билгесез юнәлештә алып китәләр. Шулай итеп, бабам Беларусь территориясендә урнашкан беренче концлагерьга эләгә.Ул сөйләвенчә, аның иңбашы каты яраланган була, пуля йөрәк яныннан үтә. Аның хәле көннән-көн начарлана, ярасы бозылып, анда вак кортлар барлыкка килә башлый. Ул әсирлектән качарга карар кыла һәм иптәшенә тәкъдим итә, ләкин ул баш тарта. Бабам тәүдә сакта торучыларны күзәтә, аларның эш системасын өйрәнә. Төшке аш вакытында, конвой ашханәгә киткәч һәм күзәтүчеләр азайгач, ул, чәнечкеле тимерчыбыкны үтеп, елга аша йөзеп чыга һәм кача. Ике айга якын урындагы кешеләрнең йортларында яшеренеп яши. Ләкин Дондагы Ростов янындагы авылда аны хыянәтче-полицейскийлар тотып ала һәм башка әсирләр белән бергә Германиягә концлагерьга җибәрә.Германиядә әсирлеккә төшкән совет хәрбиләренә мөнәсәбәт тагын да начаррак була. Фашистлар өчен совет солдатларының гомере бер тиен дә тормый. Бабам Җиңүне лагерьда кеше түзә алмаслык шартларда каршылый. Берлинны алу турында хәбәр килгәч, барлык әсирләрне, шул исәптән бабамны да, атып үтерү турында карар килә. Ул инде, бу хәлдән котылып булмас дип, эчтән генә аңа кадерле булган һәркем белән саубуллашып өлгерә. Әмма әсирләр белән тулы фургонны союздаш гаскәрләре – инглизләр тоткарлый. Һәм бу аларны коткара!Өйгә кайткач та бабам төрле сынауларга дучар ителә. 1946 елдан 1950 елга кадәр ай саен аны район эчке эшләр бүлегенә алып китәләр һәм берничә сәгать (кайвакыт 9 сәгатькә кадәр!) инглиз шпионы булуын танырга мәҗбүр итеп, сорау алалар. Аның кул куймаячагын аңлап, күзәтчелек органнары бабамны авылга күченү шарты белән тынычлыкта калдыра. Ул тәкъдим ителгән исемлектән Көшел авылын сайлый.Яңа урынга күченгәч, ул үз акчасына җир сатып ала һәм үз куллары белән йорт сала. Берникадәр вакыттан соң, Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, авыл мәктәбендә укытучы, ә арытаба укыту эшләре буенча мөдир һәм директор булып эшли.Үзенең авыр язмышы турында бабам — балаларына, алар, үз чиратында, үз балаларына сөйли. Шулай итеп, бу тарих миңа да килеп иреште. Намуслы, туры, ачык күңелле, үз Ватанын чын күңелдән яратучы бабабыз без – балалары, оныклары, туруннары өчен үрнәк булып тора.Тормыш юлымда авырлыклар килеп туганда, бабамның тарихы, совет халкының ныклыгы һәм батырлыгы мине рухландыра һәм тормышта әхлакый юнәлеш булып тора. Мине ата-бабамнар белән бәйләгән истәлек һәм рәхмәт җепләре беркайчан да өзелмәс дип ышанам.Тимур Ногманов.Дүртөйле районы. Фото: dush2-vo.ru