- Озын гомерле, сәламәт булуның иң беренче һәм төп шарты – тормышка оптимистларча карау. Барлык авырулар да күңел төшенкелегеннән башлана, – ди ветеран. – Һәркайсыгыз да искә алганыгыз бардыр, бәлки: күңелсезлеккә, тынгысыз уйларга озаграк бирелеп йөрсәң, авырып китүеңне көт тә тор. Шуңа күрә караңгы уйлардан мөмкин кадәр тизрәк арынырга тырышырга кирәк. Моның өчен иң яхшысы – арыганчы физик эш яисә күнегүләр белән шөгыльләнү.Озын гомерле булыйм, дисәң, тәмәке, аракы ише зәхмәтләрдән бөтенләй баш тарту зарур. Мин алар белән беркайчан да мавыкмадым. Кыздырылган ризыклар кулланмыйм. Һәр иртәне гимнастикадан башлыйм, кичләрен озак итеп җәяү йөрим.Заһит Рәхимҗан улы Борай районының Кодаш авылында 1926 елда туган. 4 сыйныфны туган авылында тәмамлагач, әтисенең апасы малайны, урысча өйрәнсен дип, үзе белән Кемерово шәһәренә алып китә. Анда үсмер урысчасын да, тормыш тәҗрибәсен дә шактый тулыландыра, 7нче сыйныфны яхшы гына нәтиҗәләр белән тәмамлый. Бу 1941 ел була. Дәһшәтле сугыш башланганда, Заһит 15 яшен тутыра.Үсмер туган авылына кайтып төшкәндә, әтисе фронтка алынган була.– Авылда тормыш көтү күзгә күренеп авырлашты. Дөнья тоткасы – ир-егетләр сугышка китеп беткәч, колхоз басуларында тир түгү безнең кебек ныгып бетмәгән үсмерләр һәм хатын-кызлар иңенә калды. Ашау ягы да кысынкыланды, – дип хәтерли ул авыр вакытларны әңгәмәдәшем. – 1942 елның гыйнварында, югарыдан килгән күрсәтмә буенча, авыл Советы безне, ике егетне, Белорет шәһәренә ФЗУга җибәрде. Мин киткәч, бер айдан абыемны да фронтка озатканнар. Әнинең карамагында өч бала һәм картайган зур әниебез калды.Ачка интегә торгач, Белореттан, ниһаять, март аенда кайтып төштек.Заһит Киров исемендәге колхозда төрле эштә – печән хәзерләүдә, сабан сөрүдә катнаша. Өлкәннәргә куелган норманы һәрчак тутырырга тырыша. 1942 елның октябрендә авылдан 4 егет һәм 3 кызны Аскын районына урман кисәргә җибәрәләр. 1943 елның 1 апреленә кадәр алар шунда эшли. Норма үтәлсә, бер кешегә 600 грамм икмәк бирәләр.– 1943 елның 16 ноябрендә, ул чакта миңа 17 яшь, буем 149 сантиметр, авырлыгым 45 килограмм иде, армия хезмәтенә чакыру килде. Безне, бер эшелон яшь солдатларны, Ерак Көнчыгышка, Япония чигенә озаттылар, – ди ветеран. – Хәрби хезмәтем Шкотово шәһәрендә башланды. 205нче укчылар полкында миномет батареясендә наводчик булдым.1945 елның августында безнең полкны махсус тизйөрешле катерларга төяп, Төньяк Кореяның Сейсин дигән порт шәһәрен штурм белән алырга җибәрделәр. Башка частьлар ярдәмгә килеп җиткәнче, шәһәрне дошманга бирми, саклап кала алдык. Әлеге алыш нәтиҗәләре буенча бер төркем солдатларга Иосиф Сталинның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында мин дә бар идем. Шуннан соң тагын берничә каты гына бәрелештә катнашырга туры килде. Япония капитуляция игълан иткәннән соң да, аерым бандалар тиз генә тынычланмады әле. Безнең солдатлар арасында да корбаннар булып торды. Бер көнне 75 яугиребезне туганнар каберлегенә җирләвебез бүгенгедәй күз алдында.1950 елда, ниһаять, солдат шинелен салып, Заһит Әхтәриев туган якларына кайта. Заманына күрә белемле егетне шунда ук сельпога эшкә алалар: башта – сатучы итеп, бераздан рәис вазыйфасына сайлыйлар.– Мин әлеге вазыйфада эшли башлаганда, үз җаваплылыгымдагы 13 авылның барысында да кибетләр иске, алар салкын биналарда урнашкан, сатучылар бик интегә иде. Транспорт хакында әйтсәк, ул – бер үгездән гыйбарәт! – дип хатирәләргә бирелә Заһит Рәхимҗан улы.Сигез ел эчендә яшь, энергияле җитәкче 7 авылда яңа кибетләр, идарә бинасы, икмәк пешерү цехы төзүгә ирешә. Сигез ат юнәтелә. Сельпоның матди-техник базасы күзгә күренеп ныгый, ул алдынгылар сафына чыга.1959 елда Заһит Әхтәриевны Карл Маркс исемендәге колхозга партия оешмасы секретаре вазыйфасына тәгаенлиләр. Бу вакытта хуҗалыкның хәле бер дә мактанырлык булмый. Икътисади күрсәткечләре начар, иген басуларының уңдырышлылыгы түбән – гектарыннан 7-8 центнер, мал абзарлары җимерек була. Партия оешмасы секретарена хуҗалыкның хәлен яхшырту өчен җиң сызганып эшләргә туры килә.Заһит Рәхимҗан улына гел җаваплы вазыйфалар ышанып тапшырыла һәм ул беркайчан да сынатмый. Читтән торып укып, агроном-оештыручы дипломына ия була. Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры булып эшләгәндә, ул әлеге хезмәт өчен яңа бина төзетә. Аның тырышлыгы белән яңа эш урыннары барлыкка килә, заманча җиһазлар кайтарыла. Заказлар күбәя, тегү цехы хәтта ике сменада эшли башлый.Заһит Әхтәриев биш ел район үзәгенә йөреп эшли. Гаиләсе авылда яши. Ниһаять, ул да Карл Маркс исемендәге хуҗалыкка әйләнеп кайта, зоотехник-селекционер була. Аннары авыл Советы рәисе итеп сайлана. Бу вазыйфада хезмәт салганда, аның тырышлыгы, үҗәтлеге белән авылда мәктәп бинасы төзелә. 1980-86 елларда, лаеклы ялга чыкканчы, баш агроном була. Басуларның уңдырышлылыгы 22,5 центнерга җитә, хуҗалык район маягына әверелә.– Гомер шулай хезмәттә үтте һәм моңа һич кенә дә үкенмим, – ди ветеран. – Хатыным Нәфисә белән тату гаилә булып яшәдек, 4 бала тәрбияләдек. Кызганычка каршы, хатыным күптән инде гүр иясе, ике баламны да җирләргә туры килде. Бүген ялгызым гына яшим. Балаларым, оныкларым атна саен диярлек кайтып йөри. Бергәләп бакча тутырып бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Нефтекамада яшәүче оныгым Гөлнара атна саен өемне ялт итеп җыештырып китә.Заһит Рәхимҗан улы “Хәрәкәттә – бәрәкәт” дигән тормыш девизы белән яши. Бакчасында берничә сорт алмагач үстерә. Мичурин кебек, бер кәүсәдән берничә төрен дә ала. Утны-суны кичкән сугыш ветеранының күзләре бүген дә үткенлеген югалтмаган, руль артында ул күзлексез йөри, колагы да яхшы ишетә.– Кешене эчтән кимерүче, чир-сырхауларга дучар итүче нәрсә – стресс, – ди ул. – Аңа бирешмәс өчен сәламәт, актив яшәү рәвеше алып бару зарур.Заһит Рәхимҗан улы яшь буын вәкилләрендә ватанпәрвәлек тойгысы тәрбияләүдә бик теләп катнаша: мәктәп укучылары белән очраша, фронтта башыннан кичкәннәр хакында сөйли.– Фашистны өненә кадәр илтеп дөмбәсләгән халкыбызга янә неонацистлар белән көрәшергә туры килә. Ватаныбызны саклап, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә туган якларга исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтырга насыйп булсын! Туган илен яклап, кулына корал алган батырлар һәр заманда зур ихтирамга, халык сөюенә лаек. Яшьрәк булсам, бүген дә фронтка китәр идем. Чөнки Ватанны саклау – иң изге бурыч ул! – ди ветеран.Хөрмәтле ветеранга сәламәтлек, тагын бик күп Җиңү язларын җан һәм тән сәламәтлегендә каршы алуын телик! Автор фотосы.