Студентларның фәнни конференцияләре хакында да искә алып үтү урынлы булыр. Ул үзебезнең университет күләмендә үткәрелә, илнең башка төбәкләренә барулар да була иде. Үзем шәхсән ул вакыттагы Свердловск шәһәрендәге Урал дәүләт университетында (1983), Казан дәүләт университетында оештырылган шундый чараларда катнаштым (1984, 1986). Исемнәре фәндә билгеле булган галимнәрне күрү, төрле республикалардан, өлкәләрдән килгән төрле милләт вәкилләре белән очрашу-аралашу алга таба укуга илһам бирә, эзләнүләргә рухландыра, әлбәттә. Шул вакытлардагы танышларымның күбесе фән юлын сайлады. Мәсәлән, Нарбибиш Шаммаева (Ашхабад), Әлфия Йосыпова – филология фәннәре докторы, Фәнзилә Җәүһәрова (Гыйниятова), Гафур Сөнгатов (Казан), Хәлил Агаверди (Баку) һ. б. филология фәннәре кандидатлары булды. Кайберләре белән әле дә элемтәдә торам. Үзебезнең университетта уздырылган шундый конференцияләргә Фрунзе (хәзерге Бишкәк), Алабуга, Махачкала, Нальчик һ.б. шәһәрләрдән студентлар килгәнен хәтерлим. Билгеле булуынча, бүлек оештырылганнан башлап студентларның “Акчарлаклар” дип аталган әдәби-иҗат түгәрәге эшли (беренче җитәкчесе – Хәсән Сарьян (1930-78). Аның шул исемдәге дивар гәзитеннән тыш, озак еллар дәвамында “Дулкыннар” дигән кулъязма альманахы да чыкты.Түгәрәк әгъзалары, әдәби иҗаттан тыш, язучылар белән очрашулар, башка шәһәрләргә һәм районнарга барып, мәдәният сарайларында, клубларда, мәктәпләрдә мәдәни чаралар уздырды. 1987 елның кыш аенда Әхәт абый Нигъмәтуллин җитәкчелегендә мин үзем, Динар Гыйзетдинов, Фаил Фәтхетдинов, Фәнис Гәрәев, Сәбилә Шәрипова, Зөлфия Газиева һәм башкалар, Авыргазы районының Солтанморат авылында булып, әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Анда Г. Ибраһимов музееның әүвәлге бинасында булуыбыз әле дә күз алдымда. Шул ук елның мартында түгәрәк әгъзалары Бөре педагогия институтында үткәрелгән шигырь бәйрәменә барды. Анда шагыйрьләр Әнгам Атнабаев, Ринат Хәйри, Мөхәммәт Закиров, язучы Рәшит Солтангәрәев, “Акчарлаклар”дан җитәкчебез Әхәт Нигъмәтуллин, әгъзалардан Рәмилә Басыйрова, Марат Шәрипов, Фоат Галәветдинов, Идрис Сәетгалиев, Рәдис Ногманов, үзем һ.б., “Шоңкар” әдәби иҗат түгәрәге әгъзалары да катнашты. Әүвәл безне институт ректоры К. Ш. Әхияров кабул итте. Аннары укытучы, бүлекнең элекке студенты Р. Ф. Нуретдинов җитәкчелегендә шәһәр буйлап экскурсия булды. Кич белән уку йортының актлар залында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.Октябрьдә 1нче тулай торакның уку залында шагыйрәләр – “Башкортостан кызы” журналының баш мөхәррире Гөлфия Юнысова-Иделбаева, Дилә Булгакова һәм композитор Роза Сәхәветдинова белән очрашу булды. Шул ук айда Туймазы районындагы “Алтын башак” әдәби иҗат берләшмәсе чакыруы буенча мин, Ясминә Гәрәйханова, Миләүшә Гайсарова, Ләйсән Кәшфиева, Илшат Нәҗмиев шәһәрнең “Родина” Мәдәният сараенда әдәби кичәдә чыгыш ясадык. Анда композитор Әкрам Даутов (1914-86), районның “Ленин юлы” гәзите мөхәррире урынбасары, шагыйрә Халисә Шәмсетдинова катнаштылар. 11 октябрьдә түгәрәк әгъзалары Марат Шәрипов, Фоат Галәветдинов, Идрис Сәетгалиев, Уфа шәһәренең 25нче мәктәбендә әдәби-музыкаль кичәдә катнашып, чыгыш ясадылар. 1984 ел мәдәни чараларга бай булды. Мартта татар әдәбияты классигы Шәриф Камалның тууына 100 ел тулу уңае белән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Ү. И. Гыймадиев, Р. Мөхәммәтҗанов, бүлекнең элекке укучысы, Урал дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлап кайткан Фәрит Галиев доклад белән чыгыш ясадылар. Аннары Марат Шәрипов, Рәдис Ногманов, Флүзә Сираева, Альбина Рәхимова, Людмила Назарова, Гүзәлия Сәлимова, Резеда Хәсәнова җыр-биюдә һәм шигырь сөйләүдә үзләренең осталыкларын күрсәтте. Шул ук айда түгәрәк әгъзалары Ләйсән Кәшфиева, Рәдис Ногманов, Рәмилә Басыйрова, Илшат Нәҗмиев, мин һ.б. Илеш районының Сүлте авылында әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Апрельдә “Акчарлаклар”ның 30 еллыгы зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәм тантанасында “Әллүки” (КДУ), “Шоңкар” (БДУ), “Тамчылар” (БДПИ), “Бөреләр” (Бөре педагогия институты), “Алтын башак” (Туймазы) әдәби иҗат берләшмәләреннән котлаулар яңгырады. “Казан утлары” “Һәнәк”, “Ағиҙел”, “Ялкын” журналлары, “Кызыл таң” гәзите редакцияләре исеменнән шагыйрьләр Рәдиф Гатауллин, Әнгам Атнабев, Ирек Киньябулатов, Госман Садә, Клара Гыйләҗева, Башкортстан Язучылар берлегенең яшьләр белән эшләү комиссиясеннән Рәшит Солтангәрәев истәлек адреслары һәм бүләкләр тапшырды. Төп докладны түгәрәкнең җитәкчесе, доцент Риф Мөхәммәтҗанов сөйләде. Университетның уку-укыту эшләре буенча проректоры, профессор Мидхәт Гайнуллин түгәрәкнең актив әгъзаларына Мактау грамоталары тапшырды.Кичәнең икенче өлешен Башкорт дәүләт филармониясе артистларының һәм университетның җыр-бию ансамбле чыгышлары бизәде.Ноябрьдә түгәрәк әгъзалары Рәмилә Басыйрова, Динар Гыйзетдинов, Илфира Юнысова, Илшат Нәҗмиев, Сәбилә Шәрипова, мин үзем һ. б., Бүздәк районының Сәвәдебеш урта мәктәбендә булып, әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Шул ук айда университетның башкорт әдәби түгәрәге “Шоңкар”ның 50 еллык юбилей тантаналарында катнаштык. Бәйрәмнең икенче көнендә “Акчарлаклар” үзенең киңәйтелгән утырышында хәзерге әдәбият һәм сәнгать турында сөйләшү оештырды. Анда кунаклар – “Замандаш”тан (Яңавыл) Фәрит Суфияров, “Алтын башак”тан Халисә Шәмсетдинова, “Әллүки”дән Дания Салихова, Илсөяр Икъсанова чыгыш ясадылар. Кафедра укытучылары Ү. И. Гыймадиев, Ә. З. Нигъмәтуллин, Р. М. Мөхәммәтҗанов үзләренең фикерләре белән уртаклашты. 1985 елның мартында түгәрәк әгъзалары, Чишмә районының Уразбахты һәм Арслан урта мәктәпләрендә булып, очрашулар оештырды. 1нче тулай торакның уку залында “Шагыйрьнең иҗат лабораториясендә” дип аталган әңгәмә уздырылды. Анда катнашкан Әнгам Атнабаев студентларны кызыксындырган байтак сорауларга әтрафлы җаваплар бирде.2006 елның 10 маенда Казаннан “Әллүки” әгъзалары Ленар Шәех (староста), Лилия Гыйбадуллина, Айсылу Имамиева, Йолдыз Миңнуллина, Рифат Сәлахов “Акчарлаклар”да кунакта булды. Икенче көнне бу очрашуга “Шоңкар” да кушылып, фәһемле сөйләшү оештырылды. Бүлек каршында 1966 елдан С. Ш. Поварисов җитәкчелегендә “Тел чишмәсе” дигән түгәрәк эшли. Анда татар теле үзенчәлекләре белән кызыксынучы студентлар шөгыльләнә. Алар үзләренең тикшеренү нәтиҗәләрен “Сүз сәнгате” дип аталган җыентык итеп бастыра. Танылган тел галимнәре, филология фәннәре докторлары А. Г. Шәйхулов, Р. Г. Әхмәтҗановның фәнни эшчәнлекләренә түгәрәкнең бәрәкәтле тәэсире, һичшиксез, булгандыр дип уйларга кирәк. Укыган елларымда мин дә анда шөгыльләнгән идем. Суфиян абыйның безне Укытучылар белемен камилләштерү институтына алып барганы, районнардан килгән укытучылар алдында чыгыш ясаганыбыз әле дә хәтеремдә. Кафедра укытучылары хәзерге вакытта республика күләмендә уздырыла торган татар теле һәм әдәбиятына бәйле укучылар бәйгеләрен оештыруда актив катнаша. Бу очракта сүз, әлбәттә, Уфаның Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге сәнгать гимназиясендә даими үткәрелә торган олимпиадалар, “Туган як шигърияте”, “Җанлы сүз” дигән әдәби-мәдәни чаралар хакында бара. Факультетның профсоюз комитеты хакында да искә алып үтү урынлы булыр. Анда һәр бүлектән вәкилләр сайлана иде. Татар-урыс бүлегеннән мин булдым. Комитет мохтаҗ студентларга матди ярдәм күрсәтү, профилакторийга урнаштыру, ашханәдә ризык сыйфатын тикшерү һ. б. мәсьәләләрне тикшерү-хәл итү белән шөгыльләнде.Хатирәләремнең тагын бер өлеше: төркем старостасы булуым белән бер үк вакытта, миңа 1983-86 елларда 1нче тулай торакның Студентлар советы рәисе булырга туры килде. Дөрес, тормыш гел генә шома бармаган кебек, анда да төрле проблемалар булгалый иде. Әмма Советның бердәм, ныклы булуы нәтиҗәсендә, шөкер, бернинди дә ямьсез вакыйгалар, күренешләр булмады. Килеп чыккан кайбер мәсьәләләрне үзебез уртага салып сөйләшеп, уңай хәл итә идек. Студентларның күпчелеге кыз балалар булуын истә тотып, ата-аналар каршындагы җаваплылык та, әлбәттә, беренче урында булды. Инде үзләре әби булган элекке сабакташларымнан хәзер кайвакыт рәхмәт сүзләре ишетү ул вакытларда бу юнәлештә алып барылган дөрес эшчәнлегебезгә зур бәяләмә булып тора. Ул елларда факультет укытучылары, чират буенча кич белән тулай торакка килеп, берничә сәгать кизүлек итә иде. Шундый вакытларда студсовет бүлмәсендә кызыклы әңгәмә корып утырулар әле булса онытылмый. Кафедра укытучыларыннан тыш, мәсәлән, М. Г. Рәхимкулов (1925-2015), Г. Г. Сәетбатталов (1928-2010),М. Х. Әхтәмов (1929-2020), В. Ш. Псәнчин (1930-2013), К. З. Закирҗановның (1931) үзләре кичергән хәл-вакыйгаларны сөйләүләре аеруча хәтеремдә уелып калган.Менә шулар минем ерактагы якын хатирәләрем. Кафедрага, бүлеккә алга таба да уңышлы эшләвен дәвам иттерүен телим.Рамил ИСЛАМОВ,филология фәннәре докторы.Казан шәһәре.