Трибуналарда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, хәрби хәрәкәтләрдә һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары, хәрби хезмәт һәм хокук саклау органнары ветераннары урын алган иде.Ветераннарны, парадта катнашучыларны һәм республика халкын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде. Үз чыгышында ул фронтовик геройлар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары батырлыгы турында хәтерне саклауның мөһимлеген, аларның хәрби һәм хезмәт батырлыкларына тиңләшергә кирәклеген ассызыклады, 1945 ел вакыйгаларының хәзерге заман белән бәйләнешен билгеләп үтте.- Сезне Бөек Ватан сугышында совет халкы Җиңүенең 78 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм! Бүген без җиңүчеләр буынына тирән хөрмәт күрсәтәбез. Безнең йөрәкләрдә һәрвакыт фронтовик геройларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының батырлыгы турында хәтер яшәячәк. Бүген Ватанны батырларча саклаучы, Украинада нацизмга каршы көрәшүче барлык сугышчыларыбызга рәхмәтлебез. Без аларга сугыш б