Бөек Ватан сугышында районнан 10 меңнән артык кеше катнаша, шулардан ил азатлыгы өчен көрәштә 4926 яугирнең гомерен бирүе теркәлгән. Төбәк тарихына Советлар Союзы Геройлары Хәмит Әһлиуллин, Бакир Дәүләтов, Гыйлемхан Идрисов, Михаил Криворотов, Алексей Никифоров, Дан орденнарының тулы кавалеры Әбүзәр Низаевның исемнәре алтын хәрефләр белән язылган. Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан районның барлык авыл биләмәләрендә тантаналы чаралар үтте. Ни аяныч, ил азатлыгы өчен көрәштә катнашучылар саны азая – хәзерге көндә Бөек Ватан сугышында катнашучылардан ике яугир-ветеран исәпләнсә дә, аларга карата кадер-хөрмәт һич кимеми, арта гына. Тарихи хәтернең халык күңелендә мәңгелек икәнен быелгы Бөек Җиңү бәйрәме дә раслады – батырлар бүген дә сафта кала. Первомайский авыл биләмәсенә караучы Иске Әмир авылында данлыклы якташ – Советлар Союзы Герое Бакир Дәүләтовка якты истәлек билгесе сыйфатында тактаташ куелды. 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчысы югары исемгә 1943 елда Днепрны кичүдә күрсәткән батырлыгы өчен лаек була. Бөек Җиңү көне алдыннан яугир-ветераннарның йортлары алдында парадлар үтте, аларның волонтерлар, район җитәкчелеге белән очрашулары оештырылды. Хәзерге вакытта Мирный авылында яшәүче Николай Ключников 1943 елда 17 яшендә фронтка алына. Немец-фашист гаскәрләре белән аяусыз алышларда өч тапкыр яраланган яугиргә исән-имин туган якларына кайту насыйп була. Таң авылында гомер кичерүче сугыш ветераны Галәветдин Гафаров та бай тормыш юлы үтә, озак еллар урман хуҗалыгында хезмәт салып, авылдашлары ихтирамын яулый. Сугыш ветераннары бүген дә яшь буынга лаеклы үрнәк булып тора. 9 майда олы бәйрәм чаралары Языково авылының Үзәк мәйданында үтте. Тантаналар парад белән башланды, аннары бәйрәм Бөек Ватан сугышы яугирләре һәм тыл батырлары истәлегенә куелган “Җиңүче-солдат” мемориаль комплексында митинг белән дәвам итте. Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов тәбрикләү чыгышында якташларның Бөек Җиңүгә зур өлеш кертүен, тарихи хәтернең халык күңелендә бүген дә лаеклы саклануын билгеләде. Бәйрәмнең мәдәни программасында көндез оештырылган “Чәчәкле май! Җиңүле май” дип исемләнгән концерт зур урын алып торды, кичке якта исә “Һәлак булганнар истәлегенә, тереләрне данлап” концерты үтәчәк. Бәйрәм тантаналарын исә салют белән тәмамлау күздә тотыла. Фәнүр Гыйльманов фотосы.