Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Калтасылылар ветераннарга рәхмәтле!

Калтасы халкы дәһшәтле сугыш елларында Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертте. Биредә ветераннар, өлкән буын турында һәрвакыт хәстәрлек күрелә.Районда бәйрәм чаралары искиткеч җылы һәм матур үтте, бәйрәм алдыннан һәр авыл Советында тантаналы митинглар үтте, мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән концертлар, шулай ук чәй табыннары оештырылды. Гомерләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган өлкән буын өстәл артында аралашып, ял итеп утырды.9 Май көнне район үзәгендә бәйрәм тантаналары иртән үк башланды, митингтан соң Бөек Ватан сугышында ятып калганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Тамашачылар "Без сугыш теләмибез" дип исемләнгән музыкаль-хореографик композиция карады, анда районның иң яхшы коллективлары чыгыш ясады.