Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Яңавылда бәйрәм чаралары

Һәр авыл биләмәсендә тантаналы чаралар оештырылды, мәктәпләрдә, китапханәләрдә, мәдәният учреждениеләрендә төрле чаралар үткәрелде, авылларда һәм шәһәр урамында оешкан төстә өмәләр узды.Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә район җитәкчелеге тарафыннан чәчәкләр салынды, махсус операциядә һәлак булган якташларыбызга истәлекле тактаташлар ачылды.Яңавылдан Бөек Ватан сугышына 10 мең 940 кеше китә, кызганычка каршы, аларның 7359ы яу кырларында ятып кала. Яңавыл халкы сугышта чын батырлык үрнәге күрсәтә, ике йөздән артыгы төрле дәрәҗә хәрби бүләкләр белән бүләкләнә.Өч кеше иң югары "Советлар Союзы Герое" исеменә лаек була.