Республиканың күпмилләтле халкы исеменнән төбәк җитәкчесе Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллинның үлемсез батырлыгына багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Арытаба һәлак булган геройлар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.Радий Хәбиров шулай ук ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев каберенә, Миңнегали Шәйморатов һәм Таһир Кусимов бюстларына, республикада туган геройларга багышланган стела янындагы мемориаль комплекска, шулай ук тыл хезмәтчәннәренә һәйкәленә чәчәкләр салды.Республика Башлыгы шулай ук Уфаның Орджоникидзе районы коллективларының концерт чыгышларын карады һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары белән аралашты.- Сезне Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Беренче чиратта ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телим! Сугыш елларындагы батырлыгыгыз һәм тыныч вакыттагы хәрби хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде Радий Хәбиров.Республика Башлыгы ветераннарның нинди ихтыяҗлары булуы турында кызыксынды һәм Уфа хакимиятенә тиешле йөкләмәләр бирде. Б