Анда болай дип әйтелә:"Хөрмәтле Радий Фәритович! Сезне Җиңү көне белән котлыйм!1945 елның 9 мае, халкыбызның бердәмлеге һәм рухи көче, тынычлык, яхшылык һәм гаделлек тантаналары триумфы буларак, тарихта мәңгегә калачак. Безнең изге бурычыбыз - ата-бабаларыбызның бөек батырлыгы турында истәлекне саклап калу, Ватанга намуслы хезмәт итү.Сугышларда җиңүчеләр буынының хәрби, патриотик традицияләренең лаеклы варислары бүген дә Русияне батырлык белән яклыйлар.Сезгә сәламәтлек һәм уңышлар телим"Котлауны Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин да җибәргән. Анда болай дип әйтелә:"Хөрмәтле Радий Фәритович! Сезне Җиңү көне белән котлыйм!1945 елның 9 мае тарихка халкыбызның сыналмас ныклыгы, батырлыгы, каһарманлыгы символы буларак кергән. Ата-бабаларыбыз дөньяны нацизмнан азат итте, Ватан бәйсезлеген яклап калды.Геройларның үлемсез батырлыгы һәрберебезнең йөрәгендә яши, буыннан-буынга тапшырыла. Бүген дә әхлакый ориентир булып тора, берләштерә, җитди каршылыклар белән көрәшергә, масштаблы бурычларны хәл итәргә, Ватанны сакларга һәм җиңәргә ярдәм итә.Сезгә һәм якыннарыгызга эштә уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим".
Владимир Путин Радий Хәбировны һәм Башкортстан халкын Җиңү көне белән котлады
9 мая 20239 мая 2023
~1 мин