Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Мул уңышка өмет баглыйлар

И. Ялалов крестьян-фермер хуҗалыгы — районда гына түгел, бөтен республикада иң уңышлы эшләүче­ләрнең берсе. Мең гектардан артык мәйданда үстерелгән элита орлыкларны Башкортстан, Татарстан, Ырынбур һәм Курган өлкәләре аграрийлары сатып ала һәм аларның даими клиентлары булып кала.Әтисенең һөнәрен дәвам итүче Илдар Ялалов хуҗа­лык­ның төп эш юнәлешен – орлык җитештерүне саклап кына калмыйча, аны елдан-ел киңәйтү белән мәшгуль. Соңгы елларда орлык җи­теш­терү барышы тулысынча яңартылган, биналар рекон­струкцияләнгән, хуҗалыкта ел саен 12 миллион сумлык техника һәм җиһазлар сатып алына. Илдар Фирдәвис улы билгеләвенчә, хуҗалык техниканы тулысынча үз исәбе­нә яңарта.Шуны да әйтергә кирәк, хуҗалыкта ел саен демонстрацион чәчүлекләр үстерелә, авыл хуҗалыгы культура­ла­рының төрле сортлары төбәк шартларына җайлашуын, югары уңыш бирү мөмкин­леген билгеләү буенча сынаулар үтә. Хуҗалык Башкортстан, Татарстан, Ульяновск өлкәсе авыл хуҗалы­гы фәнни-тикшеренү институтлары белән тыгыз элем­тәдә эшли.Б

И. Ялалов крестьян-фермер хуҗалыгы — районда гына түгел, бөтен республикада иң уңышлы эшләүче­ләрнең берсе. Мең гектардан артык мәйданда үстерелгән элита орлыкларны Башкортстан, Татарстан, Ырынбур һәм Курган өлкәләре аграрийлары сатып ала һәм аларның даими клиентлары булып кала.Әтисенең һөнәрен дәвам итүче Илдар Ялалов хуҗа­лык­ның төп эш юнәлешен – орлык җитештерүне саклап кына калмыйча, аны елдан-ел киңәйтү белән мәшгуль. Соңгы елларда орлык җи­теш­терү барышы тулысынча яңартылган, биналар рекон­струкцияләнгән, хуҗалыкта ел саен 12 миллион сумлык техника һәм җиһазлар сатып алына. Илдар Фирдәвис улы билгеләвенчә, хуҗалык техниканы тулысынча үз исәбе­нә яңарта.Шуны да әйтергә кирәк, хуҗалыкта ел саен демонстрацион чәчүлекләр үстерелә, авыл хуҗалыгы культура­ла­рының төрле сортлары төбәк шартларына җайлашуын, югары уңыш бирү мөмкин­леген билгеләү буенча сынаулар үтә. Хуҗалык Башкортстан, Татарстан, Ульяновск өлкәсе авыл хуҗалы­гы фәнни-тикшеренү институтлары белән тыгыз элем­тәдә эшли.Быел 1200 гектар сөрен­те мәйданнарның 500 гектарына бодайның яңа “Никон”, “Хәзинә”, 350 гектарга ар­паның “Тевкеч”, 200 гектарга карабодайның “Землячка”, 100 гектарга солының “Канкур”, 20 гектарга борчак­ның “Салават”, 30 гектарга сояның “Арктика” сортлары чәчеләчәк.Бүгенге көндә И. Ялалов хуҗалыгында эшләр кызу бара. Борчак чәчүдә Илшат Нә­биуллин, культи­вация­ләүдә Айдар Хаҗет­динов, Рамил Закирҗанов ал-ял белми эшлиләр. Арпа чәчүдә “К-700” тракторына тагылган яңа “Кузбасс” чәчү комплексында Ришат Кенәз­ханов тырышлык сала.Гүзәл Фәтхуллина.Илеш районы.