Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

“Ата-бабаларыбызның хәрби данына тугры патриотлар без!”

“Хөрмәтле иптәшләр! Кадерле ветераннар! Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы белән котлыйм! 1945 елның 9 мае – барыбыз өчен дә изге көн, илебезне һәм дөньяны фашизмнан саклаган совет халкының каһарманлык һәм батырлык бәйрәме. Без Туган ил хакына гомерен биргән яугирләр алдында баш иябез. Ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына какшамас рухи көч, каһарманлык һәм батырлык өчен рәхмәт белдерәбез. Бүген Русиянең батыр уллары, ата-бабаларыбызның хәрби данына тугры чын патриотлар Җиңү байрагы астында янә ил сагына басты. Бүген барлык көчебез фашизмны тар-мар итүгә юнәлтелгән. “Безнең эшебез уң! Җиңү безнең якта булачак!” икәнен беләбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, рухи күтәренкелек һәм изгелек телим!Бөек Җиңү көне белән!”