...Эй гомернең соңгы сәгате! Син миңа да шулай күкрәп кил, Оланнарын искә алганда, Онытмасын мине дә Туган ил! Мәлих ХАРИС.Мәлих Харис (Малик Харис улы Харисов) 1915 елда Уфа губернасының Бәләбәй өязе Яңа Коты авылында (хәзерге Чакмагыш районы) туган. Яшь ярымнан әтисез кала, шуннан соң күп тә үтми алар гаиләсе хәзерге Илеш районының Үрмәт авылына күченә. Бу авылда аларның туганнары яшәгән. Үрмәт авылында кечкенә Мәлих көтү көтә, мәрхәмәтле кешеләргә таянып үсә, балигъ була, мәктәпне дә биредә тәмамлый. Үсмер чагында ук татар һәм башкорт язучыларының әсәрләрен, аеруча Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури шигырьләрен яратып укый, үзе дә шигырьләр яза. ...Үрмәт авылында 1947 елда туган хезмәт ветераны Ризәлүн Яхъя улы Ихсанов болай дип хәтерли: “Шагыйрь Мәлих Харисның безгә дә, Хәким һәм Хәмит Ихсановларга да ни дәрәҗәдә туган булуын төгәл генә әйтә алмыйм. Илленче еллар уртасы иде булса кирәк, әткәйне район үзәге Югары Яркәйгә чакыртып алганнар иде. Чакыруның сәбәбе – Мәлих Харисның басылып чыккан китабы өчен гонорарны кемгә тапшыру мәсьәләсе булган икән. Бу вакытта шагыйрьнең якын туганнарын эзләгәннәр, ә авылда алардан берәү дә калмаган (Хәким Ихсанов — Казахстанда, Хәмит Ихсанов Ленинградта хезмәт иткән). Ахырда, якыннары ачыкланмагач, Мәлих Харис китабына тиешле гонорар кире нәшриятка җибәрелгән, дип сөйләгәннәр”. Якын туганнар ачыкланмау, дигәннән. Монда шул чорның үзенчәлеге дә роль уйнамады микән, дигән фикер дә бар. Эш шунда, 1937 елда Мәлих Харисны, советларга каршы эш алып баруда гаепләп, ГПУ органнарына чакыртып йөдәткәннәр. Ул кулга да алынган һәм бер гаепсезгә төрмәдә утырып чыккан. Билгеле, тоткынлыкта яшь йөрәк, азатлыкка омтылу белән бергә, илһам утында яна, ярсый. Һәм яшь тоткын йөрәгендә туган барлык шигырьләрен дә күңел дәфтәренә яза. Органнар тарафыннан эзәрлекләнү факты шагыйрьнең үзе өчен дә, туганнары өчен дә эзсез үтмәгәндер, дип уйларга нигез бар. Янә бер деталь — Мәлих Харисны юкка гына бунтарь шагыйрь Һади Такташ белән рәттән куймаганнар. Мәсәлән, Башкортстанның халык шагыйре Назар Нәҗми Мәлих Харис турында болай дип язды: “Ул Һади Такташ кебек талантлы иде. ...Ул язган күп кенә шигырьләр аны иң яхшы шагыйрьләр рәтенә куя”. ...Мәлих Харис утызынчы еллар башында Уфага килеп, копператив техникумда укый. Әмма әдәбиятка тартылу үзенекен итә, Башкорт дәүләт педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетына укырга керә. Анда яшь шагыйрь Хәниф Кәрим белән бер төркемдә белем ала. Ул 1941 елда педагогия институтын тәмамлый. Шул ук елда хәрби хезмәткә алынып, офицерлар курсына җибәрелә, Ырынбурда интендат гаскәрләрендә хезмәт итә. Сугыш чорында Мәлих Харис гражданин һәм шагыйрь буларак чыныга. Ул Бөек Ватан сугышы елларында фронттан яу батырлары турында балладалар, шигырьләр язып җибәрә. Шагыйрь яу яланында ятып кала, 1944 елда батырларча һәлак була. Илгә, дусларына аның соңгы шигырьләре генә кайтты. Авыр язмышлы Мәлих Харисның иҗади гомере озын түгел, шулай да ул башкорт әдәбиятында сизелерлек мирас калдырды. Башкорт шигъриятенең үрнәкләре булган “Яшьлек”, “Диңгезгә”, “Руставели”, “Туган авылда”, “Ана турында җыр” кебек шигырьләрен ул 1940 елда иҗат итә. Дусты Наҗар Нәҗми болай дип искә ала: “Мәлих Харисны, әгәр дә шундый чагыштыру дөрес булса, мин шигырь шәлкеме, шигырь чишмәсе, йә булмаса шигырь хәзинәсе дияр идем. Аның тын алышында, карашында, хәрәкәтендә шигырь бар иде. Ул бер вакытта да кулына кәгазь, каләм алып язмады. Аның торган бүлмәсенә кергән чакта, ул ике мендәр арасына башын куеп яткан чакларын очрата идем. Йоклыймы, дисәм, юк, ул шигырь яза иде. Ә йоклаган чагында исә, аңа карап торсаң, барыбер шигырь язып яткан кебек иде...” Наҗар Нәҗми Мәлих Харисның шигырьләрен туплап, 1954 елда китап итеп чыгара, аның иҗаты хакында бәян итә. 1962 елда язган “Җыр турында баллада” әсәрен Мәлих Хариска багышлый. Анда шундый юллар бар: Безнең заман һәйкәлләргә саран, Шаяртмаган безне ул йола, Гомер генә ә дигәнче үтә, Ә һәйкәлләр озак коела. Эй, Мәлих дус! Безгә дигән бакыр Кайчан әле җирдән казыла. Шул бакырга батыр мохтаҗ мыни, Комсыз булсаң, ул тиз табыла. Сүзләрдән, дим, коеп булса икән Янып торган синең сыныңны. Һәйкәл итеп мин күтәрер идем Гомереңне синең, җырыңны! Идрис СӘЕТГАЛИЕВ. Илеш районы.