Җырчы Чәчкә социаль челтәрдәге сәхифәсенә әнисе белән төшкән фото куйган һәм әнисен туган көне белән котлаган. «Охшаганбызмы? Бу – минем әнием. Аның бүген туган көне», – дип язган җырчы. Элек Чәчкәгә «иреңнән өлкәнрәк күренәсең» дип кенә язалар иде, хәзер инде «әниегез сездән яшьрәк күренә» дип язган фотоны караучылар. «Искиткеч икегез дә, әниегез – бигрәк яшь һәм мөлаем ханым икән»; «Апа-сеңел сыман»; «Сез ике дус кыз кебек»; «Әниегез бик яшь, охшамагансыз. Мин һәрвакыт сезне нигәдер олырак яшьтә дип уйлый идем»; «Әниегез бик яшь. Ничә яшь соң әниегезгә?»; «Сөбханалла, сездән яшьрәк күренә», – кебек комментарийлар калдырганнар. Чәчкәгә инстачылар: «Бу иреңме, малаеңмы?».
«Сез ике дус кыз кебек» – Җырчы Чәчкә әнисе белән төшкән фотоны күрсәтте
8 мая 20238 мая 2023
1
~1 мин