Тантанлы чарада Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, "Бердәм Русия" тарафдарларының төбәк советы рәисе Яков Кугубаев, Мәмәдәл һәм күрше авыллар халкы катнашты. Әлеге һәйкәлнең авторы - рәссам Фәрит Галләмов. Аның өстендә эш бер ел дәвам иткән. Төп иганәче булып “В. И. Ленин исемендәге токымчылык заводы” җәмгыяте генеральный директоры Альберт Дәүләтбаев чыгыш ясаган. Альберт Рафаил улы - "Атайсал – минем кече Ватаным” программасына иң саллы өлеш кертүче район Советы депутаты. Ул берьюлы берничә зур проектның иганәчесе буларак чыгыш ясады. Альберт Дәүләтбаев Суккул авылында күркәм мәчет төзеткән, урындагы мәдәният йортын төзекләндергән, хоккей тартмасы төзеткән һәм балаларга хоккей өчен форма сатып алып биргән. 4 майда Уфаның “Торатау” конгресс-холлында узган "Якташлык көче - Сила землячества" икенче форумында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Альберт Дәүләбаевка Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. 2022 елда Мәмәдәл авылында урындагы башл