Иглин районында махсус хәрби операция барышында һәлак булган Руслан Бәширов белән хушлашу чарасы узды. Руслан Рим улы 1978 елның 8 февралендә Уфада туган. Тугыз яшеннән Майский авылында үсә. 1985 елдан 1995 елга кадәр ул Дәүләткилдиев исемендәге сәнгать мәктәбендә, аннары БДУда укый. 1997 елның маенда Бәширов Русия Кораллы Көчләре сафларына чакырыла. 2002 елның мартында контракт төзеп, Чечен Республикасы территориясендә хезмәт итә, хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Армиядән соң Майский авыл Советына - җир төзелеше хезмәткәре булып урнаша, аннары авыл биләмәсе башлыгы була. Узган елның сентябрендә Русия Оборона министрлыгы белән кыска вакытлы контракт төзи. 3 мартта ул СВОда һәлак була. Руслан Бәширов Кавказдагы сугыш хәрәкәтләре ветераны медале һәм махсус операциядә катнашучы медале, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Аның хатыны һәм дүрт баласы калган.