Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Безнең Җиңү имза белән ныгыталган! (видео)

Ул акт – Германия кораллы көчләрен каршылык күрсәтүне туктатуга, шәхси составны әсирлеккә бирелергә һәм матди частьне каршы якка тапшырырга мәҗбүр иткән һәм Германиянең икенче Бөтендөнья сугышыннан чыгуын аңлаткан юридик документ. Документ совет халкының 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүен һәм Европада икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануын билгели.Шуны әйтергә кирәк, капитуляция турындагы акт ике тапкыр имзаланган. Германиядә фашист режимының соңгы айларында, Гитлер көнбатыш державалары белән сепарат килешүе төзү юлы белән нацизмны коткарып калу омтылышын активлаштыра. Германия генераллары, СССР белән сугышны дәвам итеп, инглиз-америка гаскәрләре алдында баш ияргә тели. Франциянең Реймс шәһәрендә генерал Дуайт Эйзенхауэр җитәкчелегендә АКШ гаскәрләре була. Шунда Германия командованиесе Көнбатыш фронтта сепарат капитуляциясенә ирешергә тырышкан махсус төркемне юллый, ләкин союзниклар мондый юлга бармый.Шулай итеп, 1945 елның 7 маенда Реймста беренче тапкыр Германиянең капитуляциясе турындагы акт имзалана. Германия югары командованиесе исеменнән аны Германия кораллы көчләре югары командованиесенең оператив штаб начальнигы генерал-полковник Альфред Йодль, инглиз-америка ягыннан АКШ армиясе генерал-лейтенанты, союзникларның экспедиция көчләре баш штабы начальнигы Уолтер Беделл Смит, СССРдан Югары Баш командование Ставкасы вәкиле, генерал-майор Иван Суслопаров имзалый. Шулай ук Франциянең дәүләт оборонасы штабы вәкиле генерал Франсуа Севез шаһит буларак актка кул куя. Германиянең капитуляциясе 8 май көнне Урта Европа вакыты белән 23:01 сәгатьтә үз көченә керә. Мәскәү вакыты буенча ул 9 майның 01:01 сәгате була. Документ инглиз телендә төзелә һәм бары тик инглиз телендәге текст кына рәсми дип табыла.Совет иле вәкиле генерал Суслопаров бу вакытка Югары Баш командованиедән инструкцияләр алмаган була, бу документ союздаш илләрнең берсенең таләбе буенча башка актка кул кую мөмкинлеген юкка чыгарырга тиеш түгел, дигән искәрмә белән актка кул куя. Реймста имзаланган капитуляция турындагы акт тексты союздаш илләр арасында күптән әзерләнгән һәм килештерелгән документтан аерыла.“Германиянең берсүзсез капитуляциясе” дип аталган документ 1944 елның 9 августында – АКШ хөкүмәте, 1944 елның 21 августында СССР хөкүмәте һәм 1944 елның 21 сентябрендә Англия хөкүмәте тарафыннан раслана, ул – анык формалаштырылган ундүрт бүлектән торган зур текст. Анда, капитуляциянең хәрби шартларыннан тыш, СССР, АКШ һәм Англия “Германиягә карата югары властька ия булачагы” һәм өстәмә сәяси, административ, икътисади, хәрби һәм башка таләпләр куя алачагы, әйтелә. Реймста кул куелган текст, аннан аермалы рәвештә, кыска булган, бары тик биш бүлектән генә торган һәм немец армияләренең сугыш кырындагы капитуляциясе турындагы мәсьәләгә генә кагылган.