Икенче тәүлек Курганда һәм төбәк территориясендә зур янгыннар тынмый. Алар аркасында җимерелгән биналар саны 42гә кадәр арткан. Халыкны Киров күпере районындагы җиде бакчачылык ширкәтеннән эвакуациялиләр. Эвакуация Юлдус һәм Плоская (Шадринск), Кодское (Шатровск), Редькино (Белозерск) һәм Сладко-Карасинское (Мишкинск районнары) авылларында булды. Курганга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков һәм эшче төркем килгән.Янгыннарны сүндерүдә ярдәм итү өчен Курган өлкәсенә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча баш идарәсе составында 50 кеше һәм 7 берәмлек техника булган аэромобиль төркем җибәрелгән. Колоннаны баш идарәнең махсус янгын-коткару бүлеге начальнигы Алексей Васильев җитәкли.Без аларның янгыннарны җиңеп, барысы исән-сау кайтуын көтәбез.