“Барлык буын чик сакчыларына” һәйкәле былтыр ук әзер иде, ләкин аны ачу тантанасын бераз кичектереп торырга карар иттеләр. Җиңү паркында моннан 30 еллап элек Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлне дә яңартырга һәм төзекләндерергә булдылар.Башланган эш – беткән эш, диләр. Авылның активистлары, район һәм Карлыман авыл биләмәсе хакимиятләре, шушы авылда туып-үскән чик сакчылары һәм туган авылының тарихына хөрмәт белән караучы, киләчәген кайгыртып яшәүче барлык изге күңелле кешеләр, биредә эшчәнлек алып баручы оешмалар, шул исәптән “Уралхим” җәмгыяте ярдәме белән бүген Урал авылының Җиңү паркы күркәм төс алды.Һәйкәлләрне ачу тантанасы уңаеннан бирегә күпсанлы мәртәбәле кунаклар, районнның хәрби хәрәкәтләр ветераннары, запастагы чик сакчылары оешмасы әгъзалары, Урал һәм якын-тирәдәге авыллар халкы килде. Җыелучылар төрле чорлардагы сугышларда һәлак булган якташларын бер минут тынлык белән искә алды һәм һәйкәлләргә чәчәкләр салды. Авылның активисты Венер Әлимгафаров Җ