Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Юксынабыз. Сагынабыз..."

«Бүген сиңа 44 яшь тулган булыр иде, Лилия сеңлем. Тыныч йокла, урыннарың җәннәт түрләрендә булсын! Юксынабыз, сагынабыз, онытмыйбыз», – дип язган ул. Фәтхетдиновларның сеңелләре быел гыйнвар аенда үпкә чиреннән вафат булды. Лилия җәй буе ютәлләп йөреп, хәле авырлашкач кына дәваханәгә мөрәҗәгать итә. Ләкин ул вакытта соң була. Аның гомере өчен бик нык көрәшсәләр дә, табиблар Лилияне коткарып кала алмый. Лилияне туган авылы Тәтешле районының Аксәет зиратына җирләделәр. Аның 2 улы ятим калды. Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/aidar-fatxetdinov-bugen-sina-44-yas-tulgan-bulyr-ide-5859094