Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Башкортстан Кубогы финалы узачак

5 майда Global Management Challenge стратегия һәм бизнес белән идарә итү буенча халыкара чемпионатның Башкортстан Республикасы кубогы (төбәк этабы) старт алды. Анда эшкуарлар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, вуз укытучылары һәм студентлары, төбәк оешмалары һәм компанияләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре чакырылган.Сайлап алу этабы онлайн форматта 22 майга кадәр узачак. Кубок финалы 26 майда "Урал аръягы-2023" Бөтенрусия инвестиция сабантуе кысаларында үтәчәк. Җиңүче команда июльдә Пермьдә GMC милли финалында катнашачак.- Global Management Challenge чемпионаты - ул катнашучыларга идарә осталыкларын үстерергә мөмкинлек бирә торган бик яхшы инструмент. 2021-22 елларда төбәк дәрәҗәсендәге ярышларга кече һәм урта бизнесның 200дән артык вәкиле, бизнес-шерифлар, республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән оешмалар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре гариза бирде, - дип билгеләде Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.Проект көндәшле мохит шартларында предприятие эшчәнлеген модельләштерүче комплекслы бизнес-симулятор базасында идарә итү компетенцияләрен камилләштерүгә юнәлтелгән. Яңа белем бирү технологияләрен кулланып, аерым алганда, дистанцион формада укытуның актив ысулларының яңа буыны, проект кыска срокларда һәм производстводан аерылмыйча, ярышларда катнашучыларга бизнесны бербөтен аңлау һәм компания белән идарә итү өлкәсендә практик компетенцияләр тапшырырга мөмкинлек бирәчәк.- Шунысы сөендерә, чемпионат белән кызыксыну елдан-ел арта. Бүген бизнес-күнекмәләр эшкуарлар өчен генә түгел, идарәчеләр өчен дә мөһим. Дәүләт хезмәткәренә бизнес-процессларның ничек эшләвен, аларның логикасын аңларга кирәк. Бу һәрвакыт актуаль булды, әмма хәзерге шартларда аеруча мөһим, - дип билгеләде Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.Чемпионат Стратегик башлангычлар агентлыгы ярдәмендә Русия Федерациясе Президенты каршындагы Русия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе тарафыннан оештырылды. Башкортстан Кубогын оештыручы булып Башкортстан Республикасы Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы тора.pravitelstvorb.ru