Хәрби хезмәткәрләр сүзләренчә, алар яхшы ял иткән. Өйдә гаиләләре белән вакыт уздырган.Тантаналы чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов катнашты. Ул җыелучыларны республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән сәламләде:- Без сезнең өчен бөтен республика белән борчылабыз. Сез илебез куйган бурычларны бер елдан артык башкарасыз. Безнең егетләр, солдатлар һәм офицерлар хәрби бурычларын намус белән үти. Беренче чиратта мин сезнең батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Кайчандыр Донбасс территориясен безнең бабаларыбыз азат иткән. Сезне җиңү белән көтәбез! Сез ата-аналарыгыз һәм үз гаиләләрегез өчен борчылмагыз - барлык кирәкле ярдәм аларга республика тарафыннан күрсәтеләчәк. Тагын бер тапкыр рәхмәт сезгә! Һәм, әлбәттә, бүген сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет телим. Сезне монда җиңү белән көтәбез! Алга, Башкортстан! Алга, Русия!Башкортлар - тумыштан килгән сугышчылар, ди Дүртөйле районыннан Илзәл. Аңа 24 яшь."Повестка алганнан соң, Ватанга бурычымн