Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Хатынын кабердән алуны таләп итә

Динә Махиянованы үтерү эше буенча суд тикшерүе вакытында аның элекке ире Алик Махиянов журналистларны сүгә һәм физик үч алу белән яный.«Честно говоря» программасы журналистлары сөйләвенчә, Белорет районы судында утырыш башланганчы ук Махиянов «полиция һәм приставлар алдында ук аларга һөҗүм итәргә вәгъдә биреп, өч хәрефкә озата».Исегезгә төшерәбез, узган елның 13 августында Динә Махияновага аның әти-әнисе йорты янында элекке ире берничә тапкыр пычак кадаган. Белорет районы хакимиятенең агросәнәгать секторын үстерү, куллану базарын анализлау һәм фаразлау һәм хезмәтләр бүлеге начальнигы булып эшләгән ханымга 32 яшь тулуга берничә атна гына калган була.Психиатрия экспертизасы Алик Махияновның тулы психик сәламәтлеген исбатлаган. Хәзер ул үзенең сәламәтлегенә зарланып, суд эше барганда үзен өендә тотуны һәм хатынының мәетен кабердән казып алуны таләп итә. Аны ничек үтергәне видеога төшерелгән булса да, тәнендәге барлык яралар да аның кулы белән салынмаган, дип ышандырырга тырыша ир.Шул ук вакытта ул Динәнең якыннарыннан, хәтта һаман да тынычлана алмаган үз балаларыннан да гафу үтенергә җыенмый.