Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Радий Хәбиров: "Дәүләкән районы - үзенчәлекле район"

Киңәшмә алдыннан төбәк җитәкчесе Дәүләкән районы предприятиеләренең икътисад һәм социаль өлкәсе тармакларындагы продукциясе һәм казанышлары күргәзмәсен карады. Дәүләкән районы хакимияте башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов билгеләп үткәнчә, район урындагы башлангычларга ярдәм итү буенча республика программасы мөмкинлекләреннән актив файдалана. Җиде ел эчендә 98 миллион сумга 95 проект гамәлгә ашырылган, шуларның 65,7 миллион сумы - республика бюджетыннан субсидия, ә 13,7 миллион сумы - муниципаль бюджеттан финанслашу, 9,7 миллион - халык акчалары, ә 8,5 миллион - иганәчелек өлеше. Семинардагы чыгышында Радий Хәбиров якын елларга урындагы үзидарә органнары эшенең актуаль бурычларын билгеләде. - Хөрмәтле коллегаларыбыз, сезнең үз эшегезне никадәр сыйфатлы башкаруыгызга республикабызның уңышлы үсеше һәм анда яшәүчеләрнең иминлеге бәйле. Илебез тарихында иң катлаулы чорларның берсе булган вакытта сезнең белән бергә эшләү бәхетенә ирештек. Без коронавирус белән көрәштек, әле чит ил санкцияләренә каршы торабыз, бүген Ватаныбызны саклаучы егетләребезгә ярдәм итәбез. Бу - бик җитди сынаулар, аларда сез иң яхшы сыйфатлар күрсәттегез. Бу эшегез өчен зур рәхмәт, - диде Радий Хәбиров. Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, республика икътисады катлаулы шартларда тотрыклы үсеш күрсәтә. Чыгышының азагында төбәк җитәкчесе урыннардагы җитәкчеләргә барлык көчләрен куярга, шулай ук хәрби хезмәткәрләргә, аларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм күрсәтергә кушты. Журналистлар белән әңгәмә вакытында Радий Хәбиров авыл биләмәләре башлыклары белән семинар-киңәшмәгә һәм Дәләкән районына сәфәренә йомгак ясады. - Һәр район үз үсеш векторын үзе сайлый, үз мөмкинлекләреннән чыгып эш итә. Дәүләкән районы - үзенчәлекле район. Мәсәлән, монда балалар аяк киеме җитештерү бар. Эре металл эшкәртү предприятиеләре, ит эшкәртү производстволары бар, - диде Радий Хәбиров. Фото: glavarb.ru