Бүген алар Курочкин тавындагы җирләү урынында тәртип урнаштырдылар, анда Уфа эвакогоспитальләрендә яралардан вафат булган Кызыл Армиячеләр ята. Чарада сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин катнашты. - Бүгенге чара — Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның барысын да искә алу. Җиңү көне алдыннан каберләрдә тәртип урнаштырырга карар иттек. Безнең өчен онытылган геройлар юк, димәк, онытылган каберләр дә булырга тиеш түгел. Монда кабер коймалары урнаштырырга ниятлибез. Шулай ук бирегә яшьләрне - медицина колледжы студентларын, яшь табибларны да алып киләбез. Хәтер мәңге яшәргә тиеш, - диде Айрат Рәзиф улы. Ведомство хезмәткәрләре ауган агачларны, узган елгы яфракларны, шулай ук кешеләр калдырган чүп-чарны җыйды. Һәйкәлләрдәге буяуларны яңарттылар һәм чәчәкләр салдылар. Ә аннан соң Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алдылар. Башкортстандагы эвакуация госпитальләре тирән тыл хәрби госпитальләре булган, аларда каты авырулар һәм авыр яр