Мәктәп укучылары, районның “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы, хәрби хәрәкәтләр ветераны, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фазлыйәхмәтов җитәкчелегендәге күренекле “Яшел беретлар” ансамбле катнашлыгындагы чара патриотик рухта барды, җыелучыларны битараф калдырмады. Бөек Ватан сугышы - ХХ гасырның иң фаҗигале, зур кайгы-хәсрәт китергән дәһшәтле вакыйгасы. Сугыш беткәнгә 78 ел үтсә дә, ул салган яра һәм җәрәхәт күпләрнең йөрәгендә әле һаман төзәлми, әле дә әрни. Яу кырына 236 ил сакчысын озаткан Иштерәк авылы батырлар истәлеген кадерләп саклый. Бөек Ватан сугышында ятып калган һәм җиңеп кайтканнарның исемнәре уелып язылган обелиск - батырлык символы - горур басып тора. Карабаш авыл хакимияте башлыгы Илдаус Камалов тантанада катнашучыларга мөрәҗәгат итеп: “1945 елның язында яуланган Җиңү бәйрәменнән дә зур бәйрәм юк. Бөек Ватан сугышы һәркем күңелендә җуелмас эз калдырды. Сугыш елларында Ватаныбыз бәйсезлеген саклап көрәшкә күтәрелгән халкыбызның батырлыгы үлемсез! Ул еллардагы истәлекләрне кадерләп сакларга, буыннан буынга тапшырырга тиешбез”, - диде. Җыелучыларны шулай ук Илеш район хакимияте вәкиле Артур Закирьянов, “Мир” ширкәте җитәкчесе Раил Ганиев, ветераннар советы рәисе Фоат Заһидуллин, “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасының Илеш районы бүлекчәсе җитәкчесе Фларис Нурлыгаянов бәйрәм белән тәбрик итте. Әфган сугышы ветераны, запастагы майор Рәзиф Маннапов авылдашлар алдында чыгыш ясап:” Каһарманнарыбызны олылау, алар истәлеген кадерләп саклау киләчәктә тормыш тыныч булсын өчен бик кирәк. Үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбиялик. Бу безнең изге бурычыбыз,” – диде. Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.