Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Автобус авариягә эләккән...

Полиция хезмәткәрләре пассажир автобусы һәм җиңел автомобиль катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый. Авария Иглин районында "М-5 Урал" трассасында булган. "Башинформ" агентлыгына республиканың ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән билгеле булганча, Тикеево авылы янында "Higer" автобусы һәм каршы килгән "Chevrolet Niva" белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җәрәхәтләнгән машина водителе ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатылган.Автобус салонында 28 кеше булганлыгы билгеле, аларның берсе дә зыян күрмәгән.Пассажирлар транспорты Казан Чиләбе маршруты буенча заказ рейсын башкарган. Хәзер юл-транспорт һәлакәте урынында дәүләт автоинспекциясе һәм башка ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эшли.Фото: "Башинформ" агентлыгы