Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Җиңү бәйрәмендә нинди чаралар булачак?

Уфада Совет мәйданында 10.00-10.30 сәгатьтә генерал М.Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Быел Җиңү көнендә беренче тапкыр Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр сау тантанасы узачак. 11.00-11.30 сәгатьтә башкаланың Җиңү паркының мәңгелек утка һәм мемориалларына чәчәкләр салу тантанасы була. 12.00-12.45 сәгатьтә Ленин исемендәге мәйданда узачак тантаналы чарада Башкортстан батальоннары хәрби хезмәткәрләре катнашачак. 15.00-17.00 сәгатьтә "Башкортостан" дәүләт концерт залында республика бәйрәм концерты була. Анда хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, хәрби һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре чакырылган. 18.00-21.00 сәгатьтә Совет мәйданында Плац-концерт. Чара кысаларында яшь шайморатовчылыларга значоклар һәм махсус операциядә катнашучыларны Шайморатов орденнары һәм медальләре белән бүләкләү була. "Туган ил нәрсәдән башлана" ватанпәрвәр җыр Гала-концерты узачак. Фото: "Башинформ"