"Безнең кешеләр өчен зиратка килү, туганнарыңны искә алу, аларның каберләрен тәртипкә китерү мөмкинлеге ул. Зиратларга бара торган автобуслар, чүп-чар чыгара торган техника санын арттырырга кирәк», - диде республика Башлыгы Радий Хәбиров. Узган елда Башкортстанда 150 меңнән артык кеше үзләренең туганнарының һәм якыннарының каберләренә 30 апрель көнне килгән иде. 4725 зиратта өмәләр үткәрелде, 33 мең метр чамасы коймалар ремонтланды, 7 мең тоннадан артык чүп-чар чыгарылды. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм шулай ук башка хәрби хәрәкәтләр ветераннарының 19 меңнән артык каберен төзекләндерделәр. Фото: "Башинформ"