5 майда Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Катнаш көрәшләр берлеге (MMA) президенты, спортчы Федор Емельяненко белән очрашты. Көн тәртибендә — төбәктә көрәш сәнгате үсеше һәм яшьләргә физик тәрбия бирү.Башкортстан Башлыгы кунакка спорт көрәшен популярлаштыручы проектларда актив катнашырга тәкъдим итте.— Сезне республикада күрүебезгә шатмын. Башкортстан — бик спортлы төбәк, бездә яшьләр күп. Балаларыбыз һәм үсмерләребез нык һәм сәламәт булсын өчен, без спорт көрәшен актив үстерәбез, – диде Радий Хәбиров. — Көрәш сәнгатен популярлаштыру бу өлештә зур әһәмияткә ия. Сезнең килүегез бу эшкә яңа этәргеч бирер дип уйлыйм.Төбәк җитәкчесе Федор Емельяненконы 2024 елда Уфада узачак Көрәш сараен ачу тантанасына чакырды.- Бу - 30 мең квадрат метр мәйданлы бик зур объект. Анда күпсанлы көрәш дисциплиналары укытылачак, иң югары дәрәҗәдәге ярышлар уздырылачак, – дип өстәде Радий Хәбиров. - Анда катнаш көрәш буенча турнирлар да үткәрергә мөмкин булачак. Бездә тагын бер зама