“Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында, яңа буын модельле китапханәләрне булдыру өлешендә, Ишембай районы үзәк китапханәсе фонды яңа китаплар белән тулылануын дәвам итә. Монда һәр укучы үзе өчен иң кирәкле һәм кызыклы мәгълүматны табачак.Һәрбер китап үз укучысын тапсын өчен, әдәбиятны комплектлау һәм эшкәртү бүлеге тарафыннан зур эш башкарылган. Бу укучылар арасында сораштыру да, китап фондының торышын күзәтү дә, республика китап-сәүдә предприятиеләре нәшриятлары арасында гына түгел, ә Русия масштабындагы китап нәшриятлары белән эшлекле хезмәттәшлек оештыру да.«Академия» нәшрияты чыгарган китапларда укучылар үзләре өчен эшче һөнәрләргә кагылышлы басмалар да таба алачак. «Феникс» нәшрият йорты китапханәгә килүчеләрнең төрле яшьтәге категорияләре өчен “Урыс халык әкиятләренең серләре” китаплар сериясен тәкъдим итә.Фотикуляр китаплар укучылар өчен гаҗәеп ачыш булачак. Аларның үзенчәлеге шунда ки, китап битләрен ачканда рәсемнәр хәрәкәтләнә. Сез кулыгызга китапны аласыз,