Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Агачлар шаулап үсәр!

Стәрлетамакның Октябрь проспектында Төзүчеләр һәм Магистраль урамнары арасында пирамидаль 100 тупылдан торган «Химиклар аллеясе» утыртылды. Чара “Чиста шәһәр – сәламәт балалар” экологик программасы, «Яшел Башкортстан» акциясе кысаларында узды.Бу мөһим эш Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Экология” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.Утырту өчен үсентеләрне «Башкортстан сода компаниясе» җәмгыяте бирде, дип хәбәр итәләр шәһәрнең матбугат хезмәтендә.Чарада катнашучылар арасында Стәрлетамак предприятиеләре Директорлар советы әгъзалары, ветераннар, волонтерлар, урындагы халык булды. Аларны карабодай боткасы, кайнар чәй һәм пироглар белән сыйладылар. Фото: Стәрлетамак хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге.