Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Безнең укучылар иң яхшылар арасында!

Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этаплары нәтиҗәләре Русия Мәгариф министрлыгының Телеграм-каналында басылып чыкты.Элегрәк хәбәр итүебезчә, 2019 елда олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре дипломнары саны буенча, 100 мең кешегә исәпләгәндә, республика Русиядә 35нче урында булган. 2020 елда нәтиҗәләр ясалмады. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан 16нчы урынга күтәрелде, ә узган елда бу күрсәткеч буенча илдә 10нчы урынны алды.Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел 6 меңнән артык укучы Бөтенрусия укучылар олимпиадасының финалчылары булды. Чара ел саен 24 фән буенча 1 сентябрьдән 30 июньгә кадәр үткәрелә һәм мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау этапларын үз эченә ала.Дүрт ел дәвамында гамәлдә булган олимпиада финалында җиңүчеләр һәм призерлар дипломнары Русиянең әйдәп баручы югары уку йортларына тиешле профиль буенча имтиханнарсыз укырга керү хокукы бирә.Быел беренче тапкыр барлык теләүчеләр онлайн-режимда һәр гомуми белем бирү фәне буенча олимпиаданы ачу һәм ябу тантаналарын, шулай ук “Педагог һәм остаз елы”на багышланган чараларны туры трансляцияләүгә кушыла алды. Фото:минобразования РБ