Бу хакта Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр итте.- «Урал аръягы-2023» Бөтенрусия инвестиция сабантуе барышында без берничә килешүгә кул куячакбыз. Документлар юл буе сервисын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлеккә, шулай ук тиз туклану предприятиеләре челтәрен үстерүгә кагыла. Аларның иң зуры дип Нагаево авылы янында «Уфа - Охлебинино» автоюлы яны комплексын төзү турындагы килешүне санарга мөмкин. Инвестор проектка 254 миллион сум салырга планлаштыра, - дип сөйләде Алексей Гусев.Моннан тыш, сабантуй барышында төбәкнең Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгы тарафыннан "Җитештерүчеләр һәм ритейл. Кибетләргә чыгу" дип аталган "түгәрәк өстәл" оештырылачак, анда урындагы җитештерүчеләрнең товарларын һәм хезмәтләрен сату өчен инфраструктура булдыру турында фикер алышачаклар.Фото: Башкортстан Хөкүмәте