Әлеге датаның тарихы 1992 елга барып тоташа. Шушы елның 5 маенда мөмкинлекләре чикле кешеләр бер үк вакытта Европаның 17 илендә инвалидларның хокукларын үтәүне таләп итеп, физик, психик яки сенсор чикләүләре булганнарны дискриминацияләүгә каршы көрәш көне үткәрә. Шул вакыттан бирле мондый чаралар гадәтигә әверелде һәм һәр елны 5 майда үткәрелә. Бу көннең максаты — киң җәмәгатьчелекнең игътибарын мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хокукларын яклау белән бәйле проблемаларга юнәлтү, чөнки аларның эшкә урнашуга, белем алуга һәм тиешле инфраструктурага хокуклары, хәтта икътисади яктан үсеш алган илләрдә дә, даими үтәлми, ә башкалары турында әйтеп тә торасы юк. Гражданнарның бер категориясе дә властьның игътибарыннан читтә калырга тиеш түгел. Милләте, дине, милке, сәламәтлеге нинди генә булуга карамастан. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белдерүенчә, бөтен дөньяда 1 миллиардтан артык кешенең инвалидлыгы бар, бу — халыкның якынча 15 процентын тәшкил итә. 100 миллионнан артык инвалид — балалар. Инвалидлык күрсәткечләре арта, бу халыкның картаюы һәм хроник авырулар арту белән бәйле. Русиядә инвалидлар — халыкның иң аз якланган категорияләренең берсе. Аерым алганда, инвалидларның түбәндәге хокуклары бозыла: * белем алуга — мәктәп яшендәге инвалид балалар саны 450 мең тәшкил итә, гомуми белем бирү мәктәпләрендә — 140 мең бала (аларның 40 меңгә якыны өйдә белем ала), 70 меңе махсус мәктәпләрдә укый. Шулай итеп, балаларның өчтән бер өлеше яшьтәшләреннән аерым белем ала. Илдә инвалид балаларны мәгариф системасына кертүне көйләүче закон юк. Бу балаларның мөстәкыйль тормышка әзер булмавына китерә; * эшкә урнашуга — бүгенге көндә Русиядә инвалидларның 10 проценттан артыгы гына эшкә урнаша, аларның күбесе формаль рәвештә генә эшли, өстәвенә инвалидлар нигездә квалификациясез, түбән хезмәт хакы түләнә торган махсус предприятиеләрдә яки өйдә хезмәт сала; * уңайлы инфраструктурага һәм транспортка — Русиянең бер генә шәһәрендә дә инвалидлар өчен җәмәгать транспорты һәм инфраструктура системасы юк. Ел саен илдә 3,5 миллионга якын кеше инвалид дип таныла, шул исәптән бер миллионга якын кеше — беренче тапкыр. Күпчелек өлеше — эшкә яраклы яшьтәге кешеләр. Инвалидлыкка китергән авырулар арасында беренче урында — кан әйләнеше системасы авырулары — 46 процент, икенче урында — онкология авырулары — 12,8 процент, аннан соң имгәнүләр, агуланулар һәм психик тайпылышлар нәтиҗәсендә авырулар тора. Инвалидлар арасында Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда, Чечняда, Украинада һәм башка “кайнар нокталарда” хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар бар. Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, 2021 елда Русиядә 14 миллионга якын кешенең инвалидлыгы булган, шуларның 650 меңе – балалар. 2006 елның 13 декабрендә Нью-Йоркта БМОның Инвалидлар хокуклары турында конвенциясе — XXI гасырның кеше хокуклары өлкәсендә беренче килешүләренең берсе — ачылды. Ул 2008 елның 3 маенда 50 дәүләт тарафыннан ратификацияләнгәннән соң үз көченә керде һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең җәмгыятьнең гражданлык, сәяси, икътисади, социаль һәм мәдәни тормышында тулы катнашуын тәэмин итүгә, инвалидлык билгесе буенча дискриминацияне бетерүгә, инвалидларны яклауга һәм аларның барлык хокукларын һәм төп ирекләрен гамәлгә ашыруга, шулай ук, әлеге хокукларны тәэмин итүнең нәтиҗәле хокукый механизмнарын булдыруга юнәлтелгән. Русия Конвенциягә 2008 елда кул куйды, ә 2012 елның 3 маенда Русия Президенты Дмитрий Медведев аны ратификацияләү турында Федераль законны имзалады, бу илдә инвалидларның социаль һәм икътисади хокукларын тәэмин итү, яклау һәм үстерүнең өстәмә гарантияләрен булдырды. Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне — эшлекле җәмәгатьчелеккә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышы бик авыр булып калуын искәртү өчен яхшы сәбәп. Хәрәкәт итү өчен махсус җайланмалар җитмәү, белем алуның катлаулылыгы, эш урыннары җитмәү һәм акчалата пособиеләр күләме аз булу кебек проблемалар инвалидларны тулы канлы тормыш рәвеше алып бару мөмкинлегеннән мәхрүм итә һәм аларны җәмгыятьтән аера. Шул ук вакытта, бу кешеләргә хокуклары өчен көрәшү күпкә авыррак. Тормыш исә шуны күрсәтә: еш кына инвалидлар сау-сәламәт кешеләргә караганда күбрәккә ирешә ала. Монда без билгеле блогер, дөньяда кулларында иң биек алты тауга менгән бердәнбер кеше булган якташыбыз Рөстәм Нәбиевны мисалга китерә алабыз. Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көнендә ел саен Русиянең күп кенә шәһәрләрендә “Инвалид — җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы” акцияләре, шулай ук, башка күп кенә хәйрия һәм мәгърифәт чаралары, махсус конференцияләр һәм митинглар үткәрелә. Ә гомумән, без бу кешеләр турында һәрдаим хәстәрлек күрергә бурычлы.