Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Эшкуарларның хокукын Вәкил саклый

Бу хакта бизнес-омбудсмен Ирина Абрамова бизнес һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары белән очрашу вакытында әйтте. Чара Евразия халыклары ассамблеясенең Башкортстан Республикасындагы вәкиллегенең «намуслы диалог» проекты мәйданчыгында узды. Очрашуда катнашучылар ачык диалог форматында төбәктә кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә хокук яклау эшчәнлеге мәсьәләләре турында җентекле фикер алышты. Абрамова 2023 елда бизнес-омбудсмен институты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның мәгълүматлары буенча, 2023 елның 4 аенда бизнес-омбудсмен адресына эшкуарлардан 174 мөрәҗәгать килгән. Узган елның шул ук чорында эшкуарлардан 155 шикаять килә. Эшкуарлар мөрәҗәгать иткән мәсьәләләр шул ук булып кала, болар - җир-милек мөнәсәбәтләре, ТКО белән эш итү һәм хокук саклау өлкәсе. - Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, вәкил тарафыннан 2023 ел башында «Бизнес коррупциягә каршы» иҗтимагый процедуралар үзәге белән берлектә үткәрелгән социаль сораштыру нигезендә, күпчелек эшкуарлар Башкортстанда бизнес алып баруны хәвефсез дип саный, - дип аңлатма бирде бизнес-омбудсмен. - Ә республиканың дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшкуарлар тарафыннан төбәктә бизнес үсеше өчен уңай шартлар булдырырга һәм Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтергә сәләтле төп субъектлар буларак карала, - дип ассызыклады ул.