Али, Дык Минь, Дамин, Элиф... Соңгысы кыз бала ди.ЗАГС реестры порталы яңа туган сабыйларның иң гадәти булмаган һәм популяр исемнәрен атады. Аналитиклар бу елның 1 гыйнварыннан 3 маена кадәрге мәгълүматны бастырып чыгарды.Бу вакыт эчендә яңа туган балаларның иң сирәк хатын-кыз исемнәре Нэлли, Владислава, Лилиана, Белла һәм Элиф була. Кызларны еш кына Әминә (217 бала), Эмилия (204), Амелия, София (201) һәм Ясмин (196) дип атаганнар.Малайларга Дык Минь, Илья, Дамин, Саламат, Розимухамад кебек сирәк исемнәр биргәннәр. Иң популяр ир-ат исемнәре Әмир (248 бала), Марк (220), Матвей (184), Эмир (183), Мирон (170)....Бер шофер улына Руль дип исем кушкан. "Ния алай иттең", - дип сорагач, "Ярамаган тагын бала-чагага", - дигән ди.Сезнең иң яраткан исемнәрегез нинди, дуслар?