Бу көнне барлык акушеркаларга, фельдшер-акушерларга хөрмәт белдерәләр. Бәйрәмнең максаты – кешеләрдә акушерка һөнәренең мөһимлеге хакында мәгълүмат арттыру. Халыкара акушерка көне 1987 елда Нидерландта акушеркаларның халыкара конфедерациясе конференциясендә булдырыла. 1992 елда бәйрәм рәсмиләштерелә. Бу көнне баш табиблар акушеркаларга намуслы хезмәтләре өчен Мактау грамоталары, премияләр, бүләкләр тапшыра. Бала көтүче хатын-кызлар сәламәтлеге буенча конференцияләр оештырыла. Акушерка хатын-кызга һәм балага сәламәтлеген сакларга ярдәм итә. Йөклелекне башыннан ахырына кадәр күзәтү астында тота, хатын-кызны баланы дөньяга китерергә әзерли, ананың да, баланың да сәламәтлеген тикшереп тора. Акушер медицина препаратларын яхшы белергә, кичектергесез ярдәм күрсәтергә әзер булырга тиеш. Бу белгечлекне сайлаган кешегә түзем, сәламәт, стрессларга каршы тора алучан, шәфкатьле, кайгыртучан булырга кирәк. “Акушерка” сүзе француз теленнән барлыкка килгән һәм “бала тудырганда ярдәм итү” дигәнне аңлата.Русиядә беренче акушерлык мәктәпләре 1757 елда Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта барлыкка килгән. Безнең халыкта элек бала тудырырга ярдәм итүче хатын-кызларны “кендек әбиләре” дип йөрткәннәр. Медицина белеме булмаса да, алар үз эшен яхшы белгән.