Җырчы, архив фотоларын карап утыргач, уйларга бирелгән һәм шул уйланулары белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан. Бактың исә, һәр дистә елга бер аның тормышында мөһим вакыйга булган икән. – Кеше тормышы ел саен гына түгел, минут саен үзгәреп тора. Минем дә шулай. Бүгенгесе – иртәгәгә, иртәгәсе аннан соңга туры килмәгән чаклар була. Уйламаганда-көтмәгәндә вакыйгалар яңа борылыш ала. Мондый тормыш турында хыялландыммы мин? Әйтә алмыйм. Әмма булганына мең шөкер кылам. Мин бәхетле! Архивтагы фотоларны карап утырдым әле. 2003 ел – Лениногорск музыка һәм рәсем көллиятендә укыган вакыт; 2013 ел – тормыш иптәшем Ирек белән өйләнештек; 2023 ел – икенче кызым дөньяга туды. Алга таба да шундый шатлыклы вакыйгалар, уңай үзгәрешләр генә булсын иде. Амин! – дигән Чәчкә. Виртуаль дуслары да җырчы теләкләренә кушылган. Фотолар: Чәчкәнең шәхси аккаунтыннан