Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Бер ел без яңа чынбарлыкта яшибез...

-Район хатын-кызлар Советы тарафыннан игълан ителгән "Йөрәктән йөрәккә" штабы әгъзалары сугышчыларның әти-әниләре белән якыннанрак танышып чыкты. Аларның йортларына барып, яшәү шартлары белән танышу һәм Ватанны саклаучыларны тәрбияләгән өчен штаб исеменнән рәхмәт белдерү дулкынландыргыч булды.Елан-Чишмә авылыннан Кондратьевлар гаиләсе, Исламбахты авылыннан имам-хатыйб Радик хәзрәт Кәлимуллин, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рәфис Исламов һәм башка бик күпләр йөрәктән-йөрәккә ярдәм күрсәтте.Спартак авыл хакимияте башлыгы Флүзә Гафурова бүләк итеп 105 килограмм бал тапшырды. "Чәчәкләр вальсы" кибете директоры Ирина Кәлимуллина сугышчыларның әниләренә язгы чәчәк бәйләмнәре бирде. Ә Ярмәкәй авылының "Базар" предприятиесе коллективы мобилизацияләнгән сугышчының ялгыз әнисе йортының түбәсен ремонтларга ярдәм итте.Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мохтаҗ булганнарга ярдәм итү омтылышы махсус хәрби операция вакытында читтә калуны мөмкин түгел дип санаган һәр кешенең югары әхлакый һәм социаль позициясен күрсәтә.Кызганычка каршы, башкарылган эшнең мөһимлеген аңламаучылар да бар. Бәлки, бу илдә күп кешеләрнең сугыка турыдан-туры кагылышы, аның бөтен халыкның гомум бәласе булмаганга, ә анда катнашучыларның гына бәласе, уллары, ирләре анда булганнарның бәласе булып тоелгандыр. Финанс ярдәме күрсәткән һәм бу эшне дәвам иткән кешеләргә зур рәхмәт. Ләкин бүген, хәзерге вакытта, үз хезмәтләре белән ярдәм итәргә әзер кешеләр кирәк.Бердәм булыйк!