Әгерҗе районындагы Социаль фонды клиент хезмәте бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегендә Россия Социаль фонды идарәсе рәисе Сергей Чирков җитәкчелегендә фондның территориаль органнары эшен камилләштерү Советының беренче утырышы узды. Чарада Социаль фонд идарәсе рәисе урынбасарлары һәм Совет әгъзалары - фондның 22 төбәк бүлеге идарәчеләре катнашты. Утырышта территориаль органнар арасында төбәкара дәрәҗәдә һәм регионнар эчендә үзара хезмәттәшлек итү ; фонд хезмәтләре күрсәтүнең уңай тәҗрибәсен гомумиләштерү, Социаль фонд органнары эшенең сыйфатын күтәрү һәм социаль хезмәтләр күрсәтү процессларына мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертү буенча тәкъдимнәр каралды.
«Төрле төбәкләрдән килгән хезмәттәшләребезне кабул итү, безнең эшләнмәләрнең нәтиҗәләре белән уртаклашу, аларга безнең проектларны, эш формаларын һәм ысулларын тәкъдир итү, Социаль Фонд үсешенең мөһим мәсьәләләрен бергә хәл итү - безнең өчен зур җаваплылык булды», - дип билгеләп үтте Т