Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

«Амкодор» компаниясе производствосына старт биреләчәк

- “Амкодор” компаниясенең җиһазлар җитештерү предприятиесе Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумы кысаларында старт алачак, ул Башкортстанда 26-28 июньдә узачак. Предприятие "Уфа" индустриаль паркында урнашачак, анда хәзер комплекс төзелеше бара. Төзелеш узган елның сентябрендә булачак завод нигезенә вакыт капсуласын салу тантанасында башланды. Ул вакытта чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко катнашты, - дип искәртте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, республиканың икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.Әлеге объектта төзелеш эшләрен алып бару Башкортстанның Үсеш корпорациясенә йөкләнгән иде.- «Уфа» индустриаль паркының идарәче компаниясе булган Үсеш корпорациясе каршында төзелешне эшләтеп җибәргәндә, шундый ук объект - 20 мең квадрат метр җитештерү корпусын төзү тәҗрибәсенә таянып, яңа җитештерү комплексын оператив төстә торгызу бурычы тора иде. Хәзер, Белоруссия коллегалары белән берлектә, без проектны тормышка ашыруның барлык нечкәлекләрен эшкәртәбез һәм завод ачарга әзерләнәбез, - дип билгеләп үтте Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.Фото: pravitelstvorb.ru