- Бүгенге көндә бизнес-шериф муниципалитетларда бизнеска ярдәм итү мәсьәләләре буенча тулы мәгълүматка ия булган төп фигура булып тора. Шерифның төп бурычы - уңай эшлекле мохит формалаштыру аша урындагы эшкуарлыкны үстерүне тәэмин итү. Институт 2019 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән оештырылды һәм Стратегик башлангычлар агентлыгының иң яхшы төбәк практикалары пулына керде, - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.Эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов чарада катнашучыларны бай программа көтәчәк дип сөйләде.- Форумның эшлекле программасы кече бизнестагы вәзгыятьне анализлауга, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү һәм аларның нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә, дәүләт һәм бизнес үзара хезмәттәшлеге өлкәсендә тәҗрибә һәм алдынгы практикалар алмашуга багышланган, - дип уртаклашты Рөстәм Афзалов.Форум кысаларында «Үзгәрешләр икътисадында кече һәм у