Сибайда "Ирәндек моңнары" башкорт халык җырын башкаручыларның төбәкара конкурсына нәтиҗә ясадылар.Балалар арасында бәйгедә Күгәрчен районыннан Аиша Җиһаншина Гран-прига лаек булды. Айчулпан Исәндәүләтова (Сибай шәһәре), Элина Кужагилдина (Хәйбулла районы) һәм Тимур Шаһивәлиев (Сибай шәһәре) үзләренең яшь категориясендә беренче урынга лаек булдылар. Шулай ук II-III урыннар, махсус приз һәм конкурс дипломантлары да билгеләнде. Моннан тыш, үзешчәннәр һәм профессиональ башкаручылар арасында конкурс финалчылары игълан ителде. Әлеге яшь категориясендә җиңүчеләрнең исемнәре май аенда Сибай шәһәрендә узачак «Зауралье-2023» Бөтенрусия инвестиция сабантуе кысаларында билгеле булачак. Быел конкурста 63 конкурсант катнашты, шулардан 7дән 16 яшькә кадәр 33 яшь катнашучы, 17 яшьтән алып 45 яшькә кадәр 18 үзешчән башкаручы, Чиләбе өлкәсеннән 12 профессиональ вокалист, Әбҗәлил, Баймак, Белорет, Бөрҗән, Зианчура, Иглин, Ишембай, Күгәрчен, Салават, Учалы, Хәйбулла районнарыннан, Нефтекама, Сибай һәм Уфа шәһәрләреннән. Фото: smartik.ru